Казанның мәктәп һәм балалар бакчаларына җылылык бирүдә тоткарлыкның сәбәбе юк

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин сүзләренчә, мәгариф учреждениеләре буенча бөтен документлар әзер, ә балалар бакчаларында бүген-иртәгә җылылык белән тәэмин ителеш 100 процент булачак, мәктәпләр исә - атна дәвамында
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Башкарма комитетының муниципаль берәмлекләре органнары һәм бүлекләре җитәкчеләренең аппарат киңәшмәсендә узган атнада башкалабызда башкарылган әһәмиятле эшләргә нәтиҗә ясалды, эшләнергә тиеш булып та, төгәлләнеп бетмәгәннәре буенча җаваплылар мэр Илсур Метшин алдында җавап тотты. Әйтик, иң беренче чиратта җылылык бирелергә тиешле булган хастаханәләр һәм бала тудыру йортларында, мәгариф учреждениеләренең шактыенда әле һаман да проблемалар хәл ителмәгән.
 Хәзерге вакытта торак милекчеләре ширкәтләре җаваплылыгындагы торак йортларның 6 процентында җылылык бирелгән, ведомстводагыларының – 39 процентында, идарәче компанияләр карамагындагыларның – 22 процентында һәм шәһәрнең мәгариф идарәсе учреждениеләренең 63 проценты җылылыкка итенгән, сәламәтлек саклау идарәсе учреждениеләренең – 29 проценты, мәдәният идарәсенекеләрнең – 5 проценты, социаль яклау идарәсенә караганнарының – 22 проценты. И.Метшинны исә аеруча мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге учреждениеләрнә, җылыту сезонын игълан ителгәннән алдарак башлау турында телдән күрсәтмә бирелүенә карамастан, һаман да булса тулысынча җылылык бирелмәве борчый: «Аларга җылылык бирү өчен нәрсә эшләргә кирәк, бигрәк тә мәктәпләр, балалар бакчалары нишләп барысы да җылытылмый?» - дип, сорауны кискен куйды. Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин сүзләренчә, Вахитов районыннан кала, мәгариф учреждениеләре буенча бөтен документлар әзер, ә балалар бакчаларында бүген-иртәгә җылылык белән тәэмин ителеш 100 процент булачак, мәктәпләр исә - атна дәвамында, ләкин бу эштәге тоткарлыкның сәбәбе юк.
 «Дүшәмбе киңәшмәсе»ндә аннары Идел буе районы проблемалары буенча район хакимияте башлыгы Равил Кәримов белән Казанда Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелергә тиешле ун көнлек турында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары, Казан шәһәре социаль яклау идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ирина Просвирякованың чыгышлары тыңланылды.