Казанлылар сәнгатькәрләрнең юбилейларын билгеләп үтә

Шәһәр халкы өчен әзерләнгән мәдәни чаралар Казан шәһәре һәм районнары хакимиятләре тарафыннан оештырыла

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген В.Качалов исемендәге Казан Рус зур драма академия театрында халык рәссамы А.Патраковның 60 яшьлек юбилеена багышланган  кичә булачак.
23 сентябрьдә исә Республиканың үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 34 нче филиалында (Ферганская ур., 3), балалар язучысы А.Алишның тууына 100 ел тулуга багышлап, «Сабый күңелле шагыйрь» дигән исемдә балалар рәсемнәренә конкурс оештырыла.
Рәссам Р.Якупованың тууына 80 ел тулу уңаеннан, 24 сентябрьдән Казан Кремлендәге «Хәзинә» милли сәнгать галереясында махсус күргәзмә эшли башлаячак. 25ендә исә ТР Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залында (К.Маркс ур., 57) К.Васильевның картиналарыннан торган экспозиция сәнгать сөючеләрне көтеп кала, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте.