Казанда гомер итүче 27 мең пенсионер яшәү минимумыннан түбән пенсия ала

Өлкән яшьтәге казанлыларның сентябрь башыннан уртача пенсиясе - 4607 сум, ә яшәү өчен Татарстан пенсионерына кимендә 2582 сум акча таләп ителә, дип белдерә И.Просвирякова

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Россиядә Өлкәннәр көне 1 октябрьдә 1992 елдан бирле билгеләп үтелә, ә Казанда ул 2004 елдан Өлкәннәр ун көнлеге буларак гамәлдә.
Хәзерге вакытта Казанда 262 меңнән артык пенсионер яши, шуларның 119 меңнән артыгы - 70 яшьтән олырак (алар шәһәр халкының 11 проценты), 29ы – 100 яшьне узган әби-бабай. Гомер көзендә 20 меңләп кеше ялгыз калган, шуларның 3400енә даими рәвештә кеше ярдәме кирәк. Өлкән яшьтәге казанлыларның төп кереме пенсия булып, сентябрь башыннан аның уртача күләме - 4607 сум, ә яшәү өчен Татарстан пенсионерына кимендә 2582 сум акча таләп ителә. Казанда гомер итүче 27 мең пенсионер шушы минимумнан түбән пенсия ала.
Бүген Казан мэриясендә үткәрелгән «дүшәмбе киңәшмәсе»ндәге чыгышында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары, Казан шәһәре социаль яклау идарәсе җитәкчесе вазифаларын үтәүче Ирина Просвирякова әнә шундый мәгълүматлар китерде.