Көзге ярминкәләр Казанда ел беткәнче барырга мөмкин

Шәһәр халкының ярминкәләрдә товарны бик тиз сатып алуын һәм ихтыяҗның шул арада гына кимемәвен исәпкә алып, аларны озайту сатып алучы өчен дә, сатучы өчен дә файдалы булачак, дип саный мэр И.Метшин
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан мэриясендә үткәрелгән «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә башкалабызда узган шимбәдә башланып киткән көзге ярминкәләр турында сүз булып, мэр, аларны яңа елга кадәр дәвам итәргә мөмкин, дип белдерде. Һәрхәлдә, казанлыларның ярминкәләрдә товарны бик тиз сатып алуын һәм ихтыяҗның шул арада гына кимемәвен исәпкә алып, 2007 елдагы кебек, аны берничә айга озайту сатып алучы өчен дә, сатучы өчен дә файдалы булачак. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, кулланучылар базары һәм хезмәт күрсәтү комитеты ярминкәләр эшли башлаганнан соң, барлыгы 3300 тонна күләмендә 32 млн. сумлык авыл хуҗалыгы товары сатылган.