Идел буе районында социаль учреждениеләргә кытлык

Район хакимияте башлыгы Равил Кәримов сүзләренчә, районга балалар бакчалары, мәктәпләр, поликлиникалар җитми, соңгы елларда социаль объектлар төзү өлкәсенә игътибар аз булды
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Районга балалар бакчалары, мәктәпләр, поликлиникалар җитми, соңгы елларда бу өлкәгә игътибар аз булды, дип, игътибарны юнәлтте бүген Казан мэриясендә үткәрелгән киңәшмәдә үзе җитәкчелек иткән Идел буе районы үсешендәге төп проблемалар турында чыгыш ясаган Равил Кәримов.
Район хакимияте җитәкчесе сүзләренчә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның 4300 чамасы балалар бакчасына чиратын көтә, бу исә районда яшәүче балаларның 29 проценты дигән сүз. 2010 елга 3 мәктәп төзергә планлаштырылган, хәзерге вакытта төзелеш җәелдереләчәк җирне рәсмиләштерү мәшәкатьләре башкарыла.
Район халкының Имәнлек, Габишев урамнарындагы йортларда яшәүчеләре өчен поликлиникага булган ихтыяҗ үзен сиздерә, дип искәртте Р.Кәримов. Хатын-кызлар консультациясе исә Зорге һәм Имәнлек урамнары киселешендә салына торган торак йортның аскы катында төзеләчәк. «Солнечный город» микрорайонында поликлиника, Салмачы һәм Отары бистәләрендә гомумтәҗрибә табибы офислары, Мирный бистәсендә янгынга каршы көрәш часте төзү планлаштырыла, 2009 елда Спартак урамында 9 нчы поликлиника ачылырга тиеш, дип белдерде ул. Дөрес, спорт объектлары «Универсиада-2013» төзелеше кысаларында калкып чыгачак: 10 мең урынга исәпләнгән стадион (әлегә Идел буе районында 1 генә ачык стадион да юк), Теннис академиясе, су спорты төрләре сарае һ.б. корылмаларны берләштергән «Универсиада авылы» комплексы, Кол Гали урамында бассейн, Габишев урамында 500 урынга стадион, Сыртланова урамында гимнастика үзәге һ.б. «Ләкин болар - киләчәктә буласы объектлар. Бүген исә төзелгәннәрен тиешле тәртипкә китерәсе бар, мәсәлән, «Приволжанин» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбен ремонтлап бетерү өчен 5 млн. сум акча таләп ителә», - дип, проблемага тукталды Равил Каюмович.
Болардан тыш, Идел буе районы базарының торышы канәгатьсезлек тудыру сәбәпле, анда үзгәртеп төзекләндерү эшләре алып барыла, шунда ук сәүдә һәм кунакханә комплекслары булачак, базардан ерак булмаган урында шәһәр мунчасы салыначак.