^Кол Шәриф мәчетендә келәмнәр җәяләр

^Кол Шәриф мәчетендә келәмнәр җәяләр
(Казан, 22 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бер сәгать элек Кол Шәриф мәчетендә берничә ел элек Иран Хөкүмәте бүләк иткән келәмнәрне җәя башладылар. Бу җаваплы эшне дүрт кеше башкара. Алар гомуми мәйданы 2250 квадрат метр булган келәмнәрне тиешле формада кисәләр, чөнки мәчет бинасы күпкырлы. Келәмнәр намаз уку һәм ир-атлар залларына, имам кабинетына һәм хатын-кызлар балконына җәеләчәк.