^Бүген Казанда Сул Болак урамының шактый участогы автотранспорт хәрәкәте өчен ябык

^Бүген Казанда Сул Болак урамының шактый участогы автотранспорт хәрәкәте өчен ябык

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бүген юлларны ремонтлау эшләре бару сәбәпле, Сул Болак урамының Университеттан Татарстан урамына кадәр участогы автотранспорт хәрәкәте өчен ябык. Сул Болак һәм Париж Коммунасы урамнары буенча йөреп була, дип хәбәр итә Казанның ЮХИДИнең матбугат хезмәте.

Шәһәрнең ЮХИДИ белгечләре шәһәрдә яшәүчеләргә юлларда тоткарланмас өчен хәрәкәт маршрутын уйларга, вакытлыча юл билгеләренә игътибар итәргә киңәш итә.