^25 июньнән “Татфлот” метеорлары Ульяновскига йөри башлаячак

^25 июньнән “Татфлот” метеорлары Ульяновскига йөри башлаячак

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). “Татфлот” суднолар йөрү компаниясе 25 июньнән Ульяновски белән элемтә урнаштыра. Тиз йөрешле суднолар рейслары шимбә һәм якшәмбе көннәрендә даими йөриячәк. Казаннан иртәнге 9да китеп, 4,5 сәгатьтән соң суднолар Ульяновскига килеп җитәчәк.

Шул ук “метеор”лар эш көннәрендә иртәнге сәгать 9дан “Болгар” пристанена кадәр рейс ясаячак. Моның Ульяновски пассажирларына Татарстан башкаласына килү өчен бердәнбер су юлы икәнлеген дә билгеләп үтәргә кирәк, чөнки Ульяновскидагы судно йөрешле компаниянең эшләре шәптән түгел.