news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Россиядә яшәү сыйфаты буенча лидерлар рәтенә кергән

Тикшерү быел апрель аенда уздырылган

 (Түбән Новгород, 22 май, «Татар-информ», Константин Барановский). “Росгосстрах”ның стратегик тикшеренүләр үзәге икътисади үсешнең перспективаларын тикшерү нәтиҗәләрен бастырган. Тикшерү быел апрель аенда уздырылган.

Халыкның үз тормышыннан канәгать булу дәрәҗәсе, март белән чагыштырганда, апрельдә арткан һәм 84 процент булган. Иң югары канәгать булу дәрәҗәсе Төмәндә (84 процент), Казанда (83 процент) һәм Уфада (82 процент), иң түбән дәрәҗә - Волгоградта (72 процент), Липецкида һәм Барнаулда (73 процент) билгеләнгән.

Казан (68 процент), Уфа (67 процент), Ижевск (67 процент) халкы алдагы көнгә ышаныч буенча лидерлар булып тора, аутсайдерлар - Липецк (54 процент), Сарытау (52 процент) һәм Волгоград (53 процент).

Казан, Пермь һәм Төмән (82 процент) компанияләре хезмәткәрләре үз предприятиеләренең имин язмышына зур ышаныч белдерә, иң түбән ышанычны - Ульяновск (72 процент), Тольятти (66 процент) һәм Новокузнецк (72 процент) компанияләре хезмәткәрләре.

Эшсезлек буенча тискәре күрсәткечләр билгеләнгән. Тикшерү нигезендә, илдә үзләрен эшкә яраксыз дип санаучыларның саны 4,3 процентка арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot