Белемдә һәм иҗатта өлгер казанлыларны “Йолдызлы түгәрәк”кә җыялар

Хөрмәтләү тантанасы балалар һәм аларның педагоглары өчен уздырыла

 (Казан, 22 май, “Татар-информ”). Бүген сәгать 11дә Казанның“Сәйдәш” мәдәният үзәгендә Совет районы балалары һәм аларның педагогларын хөрмәтләү тантанасы үткәрелә.

Аерым алганда, республика күләмендәгедән алып халыкара дәрәҗәдәгегә кадәрге олимпиадаларда, конкурсларда һәм конференцияләрдә катнашып номинант, призер һәм җиңүче булган яшьләр, алар белән шөгыльләнгән педагоглар бүген “Йолдызлы түгәрәк” дип аталган тантана геройлары була. Әлеге чарага ТР Дәүләт Советы һәм Казан каласы Думасы депутатлары чакырулы. Тантана кысаларында концерт программасы тәкъдим ителә, районның иҗат коллективлары күрсәтмә чыгышлары белән катнаша, балалар иҗат үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр әзерләгән музыкаль номерлар була, дип “Татар-информ” агентлыгына хәбәр итә башкаланың Совет районы хакимиятеннән Айрат Габделбәров.