Татар-башкорт көрәше буенча Вахитов районы командасы Казан Мэры күчмә Кубогына ия булды

17 апрельдән башлап үткәрелгән ярышта 9 авырлык категориясе буенча Казанның 140 көрәшчесе бил алышты

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). 17 апрельдә тантаналы рәвештә  башланган шәһәрнең татар-башкорт көрәше буенча 22нче чемпионатында 9 авырлык категориясе буенча 140 көрәшче бил алышты. Казан шәһәре Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты белән Казанның «Татарча көрәш» шәһәр федерациясе тарафыннан оештырылып үткәрелгән әлеге зур күләмле ярышка төп приз - Казан Мэры күчмә Кубогы куелган иде.

Чемпионатта шәхси һәм команда хисабы буенча нәтиҗәләр чыгарылды. Шәхси хисапта Идел буе районыннан Айнур Гуссаметдинов (60 кг категория буенча), Илмир Шиһапов (70 кг) һәм Фердинанд Вәлиев (100 кг), Киров районыннан Руслан Нургалиев (65 кг), Фәнис Мортазин (80 кг) һәм Фирдүс Зәйнуллин (100 кг-нан авыррак), Вахитов районыннан Марат Нәҗмиев (75 кг), Лениз Абдуллин (85 кг) һәм Илнар Әхмәтҗанов (90 кг) I урыннарны яулады.

Чемпионатның җиңүчеләренә һәм призерларына дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Татар-башкорт көрәше буенча Вахитов районы командасы Казан Мэры күчмә Кубогына ия булды, II урында – Мәскәү районы, III урында – Идел буе һәм Киров районнары командалары.