Казан шәһәре Думасының кырыгынчы сессиясе көн тәртибенә 20 мәсьәлә тәкъдим ителде

Ләкин шәһәр бюджетына муниципаль унитар предпрпятиеләр керемнәренең өлешен күчерү тәртибе турындагысы каралмаска мөмкин

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Ратушасында мэр Илсур Метшин рәислегендә барган Казан шәһәре Думасы президиумы утырышында Думаның 29 апрель көнне үткәреләчәк кырыгынчы сессиясенең көн тәртибенә барлыгы 20 мәсьәлә чыгару турында тәкъдим булды.  Мэр урынбасары Людмила Андреева алар белән кыскача таныштырып, шулардан 9 төп мәсьәләгә өстәмә рәвештә шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан тагын 7 һәм контроль-хисап палатасыннан 1 мәсьәлә кертелде, калганнары исә оештыру эшләренә кагыла, дип белдерде.

 

Аерым алганда, кырыгынчы сессиядә 2008 елда Казанның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм шәһәр бюджетының үтәлеше, “Казан культурасы” концепциясе турында, 2006-2010 елларга каралган “Бистә”, Казанда яшәү урыны буынча 2007-2012 елларга исәпләнгән физик культура һәм спорт үсеше, тагын 2007-2010 елларда Казанда кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше программалары,  2008-2011 елларда торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау концепциясен гамәлгә ашыруның барышы турында докладлар тыңланачак. Шулай ук шәһәрнең Уставына үзгәрешләр кертү, “Казан шәһәренең мактаулы гражданины” исеме бирелү буенча да хәл итәсе төп мәсьәләләр бар.

 

2010-2012 елларга Казанда коммуналь инфраструктура системасын комплекслы үстерү программасы, шушы ук елларга каралган “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең, “Казэнерго” җитештерү берләшмәсе” муниципаль унитар предприятиесе, “Казан җылылык челтәре компаниясе” ААҖнең җиһазларын модернизацияләү һәм реконструкцияләү инвестицион программалары турындагылары Башкарма комитеттан депутатлар каралышына тәкъдим ителәчәк. Болардан кала, тагын шәһәр төзелеше зоналары картасына файдаланырга рөхсәт ителгән җир участогы төрләре һәм параметрлары буенча үзгәрешләр кертү, шәһәр Думасының муниципаль хокукый актларын һәм башка рәсми мәгълүматларны бастырып чыгару буенча аерым карарларына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр каралачак. Ә инде шәһәр бюджетына муниципаль унитар предпрпятиеләрнең керемнәренең өлешен күчерү тәртибе хакындагы Дума карарына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә алдан тәкъдим ителсә дә, эшләнеп бетмәгәнлектән, бу сессиядә каралмаска мөмкин, һәрхәлдә, бүген шулай дип килешенде.   

 

“Контроль-хисап палатасы хакындагы положение турында”гы шәһәр Думасы карарына үзгәрешләр кертү буенчасы - контроль-хисап палатасыннан кергәне.

 

Оештыру мәсьәләләре буенча тәкъдим ителгәннәре исә Думаның “Казан бүләкләре турында”гы 5-8 нче, “муниципаль берәмлек вәкаләтле органының даими комиссияләре составы турында”гы 9-1 нче карарларына үзгәрешләр кертү һ.б. бәйле мәсьәләләр.

 

Шулар һәм сессиядә алар буенча чыгыш ясаучылар хакында президиум утырышында мэр урынбасары Людмила Андреева әнә шул рәвешле таныштырды. Соңыннан сессиянең эшче органнарына - секретариатка, редакцион һәм хисап комиссияләренә тәкъдим ителәсе кандидатуралар каралды һәм хупланды.