Казанда сафтан чыккан терекөмешле лампалар, көнкүреш һәм компьютер техникалары, приборлар җыю гамәлдә

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы аларны утильләштерүне оештыру буенча пилот проектны тормышка ашыра
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сафтан чыккан энергияне янга калдыра торган лампалар, оргтехника, приборлар һәм көнкүреш техникасын казанлылардан җыеп утильләштерүне оештыру буенча пилот проектны гамәлгә ашыра. Халыктан исә шундый кирәкмәс әйберләрне “Н 627 ОО” номерлы һәм “Утилизация” дип сарыга зәңгәр белән язылган рәсемле махсус баннерлы “ГАЗель” машинасы базасындагы күчмә пункт бушлай кабул итә. Шулай ук республика башкаласының Вахитов районындагы “Щапова-10”, Идел буе районындагы Фучик ур., 82 адресы буенча “Тектоник-Сервис+”, Яңа Савин районындагы “Чистопольская-34” и “Меридианная-3” торак милекчеләре ширкәтләрендә һәм зур кибетләрдә терекөмешле әлеге яңа төр лампаларны җыю өчен контейнерлар куелган.

Министрлыктан алынган мәгълүмат буенча, зур күләмле авыр техниканы фатирлардан алып чыгышуда бушлай ярдәм күрсәтелә. Заявкаларны исә info@viking-recicling.ru электрон адресы буенча бирергә була, экспедитор телефоны: 8-960-030-52-19, белешмәләр исә 8-919-64-64-240 номеры буенча бирелә.

Шул рәвешле, беренче чиратта, социаль аспектны күздә тоткан әлеге пилот проект ярдәмендә министрлык алга таба эшне киңкүләм оештыру өчен тәҗрибә туплый, аның нигезендә соңыннан республикада кулланылыштан чыккан андый әйберләрне кабул итү буенча типлаштырылган челтәр булдыру принциплары, структурасы, оештыру тәртибе әзерләргә тиеш була.