И.Метшин Лядской бакчасы, Аксенов скверы һәм “Каенлык” паркында уңайлыклар булдыру эшләрен бәяләп кайтты

Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде, аларны төзекләндерүгә 1 млрд. сум акча бүленгән иде, шул исәптән Казанга – 310 млн сум

 (Казан, 21 август, “Татар-информ”). Казанда, ТР Президенты тарафыннан игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы кысаларында, яшел зоналарга реконструкция ясау һәм төзекләндерү эшләре бара. Эшләр берьюлы 25 парк һәм скверда башкарыла. Лядской бакчасы, Аксенов исемендәге сквер һәм Химиклар мәдәният йорты янындагы “Каенлык” паркы кебек шәһәрнең өч ял итү зонасына реконструкция барышын бүген иртүк Казан мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.

Киңәшмәдә ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, шәһәр Башкарма комитеты җиткәчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов, Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов, шулай ук инвестор-предприятие вәкилләре катнаштылар, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Эшлекле киңәшмә барышында Казан мэры Илсур Метшин барлык реконструкцияләнә торган паркларда һәм скверларда да булган яшеллекне саклау гына түгел, яңа агачлар һәм куаклар утырту буенча оештырылган “Яшел рекорд” акциясен дәвам итүнең дә әһәмиятлелеген билгеләп үтте. Моннан кала, шәһәр башлыгы ял итү зоналарында эшләрне башкарган вакытта халыкның фикерен дә исәпкә алырга өндәде.

Горький урамындагы Лядской бакчасы маршруттагы беренче урын булды. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчаларга өстәмә рәвештә проектны “Казан банкы” ҖЧҖ дә инвестицияли. 2,3 га мәйданлы бакча территориясендә ял итү сукмакларына таш түшәү, фонтанны торгызу, ут баганаларын урнаштыру, өстәмә яшелләндерү эшләрен башкару эшләре алып барыла. Шулай ук кече архитектура формалары һәм парк өчен мебельләргә заказ бирелгән, балалар өчен уен мәйданчыгын урнаштыру планлаштырыла.

Проект авторлары (“Вов Хаус” ҖЧҖ) идеясе буенча әлеге урын гаилә белән ял итү, балалар белән килеп уйнау һәм күңел ачу урыны булырга тиеш. Илсур Метшин концепцияне хуплады, шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан бакча тарих рухын да чагылдырырга, шул ук вакытта шәһәрлеләр өчен ял итәргә дә уңайлы булырга тиешлеген билгеләп үтте.

Декабристлар урамы буенча урнашкан Химиклар мәдәният йорты янындагы “Каенлык” паркы территориясендә масштаблы төзекләндерү эшләре бара. 1945 елда нигез салынган әлеге парк Казандагы иң зур паркларның берсе булып тора, аны яңарту планы Горький паркының реконструкциясе проектыннан соң зурлыгы буенча икенче урында бара.

“Каенлык” паркы реконструкциясе 2014 елдан бирле дәвам итә. Проект нигезендә хәзерге вакытта биредә булган яшеллекләрне саклауга зур игътибар бирелә: территориядә 2 меңнән артык яфраклы һәм 1,5 меңләп ылыслы агач үсеп утыра.

Төзекләндерүнең беренче этабына кергән эшләрне башкару кысаларында начар хәлдәге агачлар алынып ташланган, алар урынына яңа 1 мең агач утыртылган. Шулай ук асфальт-бетон һәм брусчаткадан яңа юллар барлыкка килгән, юл кырыйларында һәм спорт мәйданчыклары тирәли ут баганалары урнаштырылган, паркка керү юллары төзекләндерелгән һәм Кизик монастыре янында коймалар куелган.

Хәзерге вакытта эшчеләр балалар мәйданчыгын төзекләндерү белән мәшгульләр. Реконструкциянең икенче чираты кысаларында балалар өчен кафе ачу планлаштырыла.

Шулай ук шәһәр үзәгендә, “Мир” кинотеатры артында Достоевский урамы буенча 0,5 га мәйданда Аксенов исемендәге скверны төзекләндерү эшләре башланган. Проектны эшләүне архитектор, В.П.Аксенов исемендәге музей-йортның директоры Ирина Аксеновага (“ЭкспертПроектСтрой” төзелештә техник булышлык итү үзәге” ҖЧҖ) ышанып тапшырганнар. Аның сүзләренә караганда, шәһәр үзәгендә әдәби укулар һәм фестивальләр, музыкаль һәм шигьри кичәләр уздыру, кино күрсәтү өчен мәдәни киңлек булдыру проектның идеясе булып тора.

Аксенов исемендәге скверны төзекләндерү эшләре бары тик Татарстан бюджеты хисабына гына башкарыла. Территориядә инде җәяүлеләр юллары яңартылган, агач түшәмәләр һәм сәхнә, бакча кәнәфиләре, яктырту элементлары һәм чүп савытлары урнаштырылган. Ремонт эшләре “Мир” кинотеатры бинасына да кагылачак: биредә инде фасадны яңарту эшләре башланган.

Шул хакта бәян итеп, мэриянең матбугат хезмәте искәрткәнчә, ТР Президенты карары белән 2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде, аларны төзекләндерүгә 1 млрд. сум акча бүленгән иде, шул исәптән Казанга – 310 млн. сум. Шәһәр паркларын һәм скверларын яңарту программасына гомуми мәйданы 150 га булган 29 объект кергән. Төзекләндерүнең беренче этабы кысаларында башкарыла торган эшләрне сентябрь урталарына тәмамлау планлаштырыла.