Казан территориясендә автотранспортта куркыныч йөкләр ташу борчу тудыра

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, куркынычсызлык тәэмин итү буенча өчьеллык программа 74 процентка гына үтәлгән: өстәмә акча кирәк
(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Думасының чираттагы 51 нче сессиясендә шәһәр Башкарма комитетының гражданлык яклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов депутатлар алдына “2008-2010 елларга Казан шәһәрендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында куркынычсызлык тәэмин итү” шәһәр максатчан программасының үтәлеше буенча хисап белән чыкты.

Программа үтәлешенә барлыгы 317,37 млн. сумга якын күләмдә акча бүлеп бирелгән, шуларның 22,3 млн. сумы шәһәр бюджетыннан булса, республика бюджетыннан – 35,46 млн. сум, федераль бюджеттан – 47,1 млн. сум, инвесторлар һәм оешмалардан – 41,46 млн. сум, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фондыннан – 171,2 млн. сум.

Нәтиҗәдә, бирелгән суммага пландагы 27 чараның 20е (74 проценты) гамәлгә ашырылган, бу исә, әлеге программага кадәрге 3 елдагы белән чагыштырганда, янгыннар санын 29,5 процентка (3120дән 2199га), гадәттән тыш хәлләр, янгыннар һәм һәлакәтләрдә бәла-каза күрүчеләрне 40 процентка якын (12233тән 7700гә), гадәттән тыш хәлләрне 37 процентка (19дан 12гә), коену сезонында сулыкларда һәлакәтләрне 28,3 процентка (113тән 81гә) киметергә мөмкинлек биргән.

Шул ук вакытта, Ф.Тимерханов сүзләренчә, программаның калган 26 проценты, шәһәр бюджетында акча җитмәү сәбәпле, хәл ителмәгән килеш. Аерым алганда, шәһәр территориясендәге язгы ташу вакытларында су басу, елгаларның кайсыларында су агышы юлларына ләм утыру һәм пычрану ягыннан хәл аяныч, мәсәлән, Идел буе һәм Совет районнарында былтыр язгы ташу чорында, Нокса һәм Киндерле елгалары суы, ярларыннан чыгып, бистәләрнең шәхси йортларын баскан, 14 кешене эвакуацияләргә туры килгән. Шушы хәл килеп чыкмасын өчен, быел елга юлларын боз һәм куаклыклардан арындыру вакытлыча гына чара санала, моннан тыш, су баса торган урыннардан газ һәм электр челтәрләрен башка урынга күчерү - иң кискен таләпләрнең берсе. Тагын Казан территориясендә автотранспортта куркыныч йөкләр ташу борчу тудыра: андый йөк ташу республика ЮХИДИ идарәсе карамагында гына, куркыныч йөкне шәһәр урамнарында озата бару эше дә гамәлдә түгел. “Акча аз дип, шәһәр халкының иминлеген куркыныч хәлдә калдырырга ярамый. Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе генә түгел, куркыныч йөкләр ташуны контрольда тотудан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да читтә калмаска тиеш, андый йөк ташу регламентларын Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башкарырга тиеш”, - дигән фикер белдерде идарә җитәкчесе.

Шулай ук, тәүлек әйләнәсе кичектергесез ярдәм күрсәтә торган һәм реанимация, операция ясау бүлекләре булган медицина учреждениеләренә автоном режимда өзеклекләрсез эшли торган резерв энергия чыганаклары таләп ителә: Казанның олылар өчен 12 шәһәр хастаханәсе, 2 балалар хастаханәсе, 4 балалар табу йорты – барлыгы 18 медицина учреждениесе моңа мохтаҗ.

Ф.Тимерханов депутатларга мөрәҗәгатендә, халыкның яратып йөри торган Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күле пляжын тиешле җиһазлар белән тәэмин итү кирәк, шәһәр муниципаль аппарат җитәкчеләре өчен гадәттән тыш хәлләр буенча белем эстәү курслары уздыру сорала, диде. “Җыеп кына әйткәндә, пландагы төп чаралар гамәлгә ашырылса да, өстәмә акча кертми торып, программаны тулысынча үтәп булмый”, - дип нәтиҗә чыгарды ул.

Шәһәр Думасы “2008-2010 елларга Казан шәһәрендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында куркынычсызлык тәэмин итү” шәһәр максатчан программасының үтәлешен канәгатьләнерлек дип таныды, шәһәр Башкарма комитетына әлеге программаның калган пунктларын үтәүне тәэмин итәрүне йөкләде һәм күрелгән чаралар буенча киләсе елда депутатларга мәгълүмат бирергә дип хәл итте.