^Компрессор машиналары әзерләүчеләр Казанның 1000 еллыгы уңаеннан шәһәрдә яшәүчеләргә шугалак бүләк итәргә карар иткән

^Компрессор машиналары әзерләүчеләр Казанның 1000 еллыгы уңаеннан шәһәрдә яшәүчеләргә шугалак бүләк итәргә карар иткән
(Казан, 21 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). "Казанкомпрессормаш" ААҖ хезмәткәрләре Казанның 1000 еллыгы уңаеннан башкала халкына шугалак бүләк итәргә карар иткән. Җәй башында заводлылар үтенече буенча Азино-1 микрорайонындагы Ваһапов урамында ("Икеа" гипермаркетыннан ерак түгел) төзүчеләр шугалак буласы урында бина торгыздылар, анда ике хоккей командасы уйный ала. Компрессор төзүчеләргә бирегә өч суыткыч агрегаты китерәсе генә калган. Шугалакны файдалануга тапшыру белән Азино-1 малайлары кышын гына түгел, ә җәен дә күңелле һәм файдалы ял итә ала.