Казанның Баш архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсен Эрнст Мәүлетов җитәкли

Казанның Баш архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсен Эрнст Мәүлетов җитәкли
(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Элек Казанның Вахитов районы хакимияте башлыгы урынбасары булып эшләгән Эрнст Филсур улы Мәүлетов Баш архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, идарәнең элеккеге җитәкчесе Әсгать Гыйләҗетдинов башка эшкә күчү сәбәпле, бер айдан артыграк элек Казанда шәһәрнең баш архитекторы вазифасына конкурс игълан ителгән иде.