Казан метросы өчен белгечләрне әлегә Санкт-Петербург һәм Новосибирски әзерли

Казан метросы өчен белгечләрне әлегә Санкт-Петербург һәм Новосибирски әзерли
(Казан, 21 февраль, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Санкт-Петербург һәм Новосибирскида метрополитен өчен Казан белгечләрен озак вакытлы әзерләү тәмамлана. Якынча ике айдан соң төркемнәр кире кайтачак. Нигездә, алар дәрәҗәле профессионаллардан тәҗрибә туплаган инженерлар. Шул рәвешле, Төньяк башкалада ватандашлар җир астының һәр станциясенең эш кагыйдәләрен өйрәнгән. Киләчәктә, Казан метросы белгечләрен биредә әзерләячәкләр. Бер ел элек Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында күпер һәм тоннельләр төзелеше буенча кафедра ачылды, хәзер анда булачак метро төзүчеләре укый. Өч елдан беренче яшь белгечләр чыгарылышы булачак.