Казанда күп функцияле 63 юл машинасы буранга каршы көрәшә

Бүген иртән Казанда янә буран котыра башлады. Белгечләр аны гадәти дип саный, чөнки “Буран” планын кертүнең кирәге чыкмады
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Казанның юл хезмәтләренә карны чыгару өчен 17 үзбушаткычны арендага алырга туры килде. Әмма шәһәр урамнарын алдагы төндә генә кардан арындыра башлаячаклар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетынннан хәбәр иттеләр.
Юл машиналары көндезен, нигездә, карны тирә-якка чәчү белән шөгыльләнәчәк, чөнки аны шәһәрдән читкә чыгарырга машиналар хәрәкәте комачаулый. Моннан тыш, юл төзүчеләр юлларны бозлавыкка каршы материал белән эшкәртә. Хәзерге вакытта Казан юлларында 63 берәмлек күп функцияле юл машинасы эшли.
Узган тәүлектә шәһәрдән барлыгы 1953 тонна кар чыгарылган, шуның 4,5 тоннасы кар эретү камерасына китерелгән. Юлларга 180 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән. Тулаем алганда, юлларда 346 берәмлек махсус техника, шул исәптән, 152 берәмлек күп функцияле юл машинасы эшләгән.