И.Метшин: “Гаилә елы”нда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүдән дә мөһимрәк мәсьәлә юк"

2007 елда Казанга яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен 477 млн. сум акча бүленгән
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар–информ”, Римма Гатина). 2007 елда Казан шәһәре Башкарма комитетына “Россия гражданнарына – үтемле һәм уңайлы торак” илкүләм өстенлекле проектын гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасына каралган 1 млрд. сум акчаның 477 млн. сумы бүленгән. Аның 359 млн. сумы – республика бюджетыннан, 118 млн. сумы – федераль бюджеттан. Әлеге акчалар Казан шәһәрендә яшәүче бер меңнән артык яшь гаиләнең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта бүген Казан мэриясендә үткәрелгән “Эшлекле дүшәмбе”дә Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дамир Фәттахов белдерде.
Дамир Фәттахов белдергәнчә, 876 яшь гаилә үзләренә ошаган фатирларны сайлап алган һәм аларның исәп–хисап счетларына 290 млн. сумнан артык акча күчерелгән. Ә калган гаиләләр фатирларга конкурс игълан итүне көтә.
“2007 елның 1 декабренә Казан шәһәрендә 4191 яшь гаилә торак шартларын яхшырту өчен чиратта тора иде. Билгеле булганча, Казанда яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту буенча республика һәм федераль дәрәҗәдәге программалар эшли. “Яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме турында”гы закон нигезендә эшләүче республика программасы 15 елга кире кайтарыла торган процентсыз займ бирүне күз алдында тота”, – дип белдерде Дамир Фәттахов. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Казанда 1997 елдан алып 2005 елга кадәр республика программасы нигезендә 266 гаиләгә дәүләт ярдәме күрсәтелгән. 2006 елда исә тораклы булучы яшьләрнең саны илле бергә арткан.
“2006 ел Казанда яшь гаиләләрне торак белән итү өлкәсендә үзгәрешләргә бай булды. “Россия гражданнарына – үтемле һәм уңайлы торак” илкүләм өстенлекле проекты кысаларында “2002–2010 елларга “Жилище” максатчан федераль программасы”ның “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” дип аталган ярдәмче программасы эшли башлады. 2006–2007 елларда бу федераль программада катнашу өчен, яшь гаилә төзегән ир белән хатынның 30 яшьтән дә өлкән булмавы шарт иде. Агымдагы елда “Гаилә елы” кысаларында, РФ Хөкүмәте карары белән, әлеге программада 35 яшькә кадәрле гаилә коручылар катнаша ала”, – дип хәбәр итте Дамир Фәттахов.
Ярдәмче федераль программаның үзенчәлеге шунда: бу программада катнашучыларга торак алу өчен субсидияләр бирелә һәм аны кире кайтарырга да кирәк түгел. Әле балалары булмаган гаиләләргә субсидия – торак бәясенең 35 процентын, 1–2 балалы гаиләләргә 40 процент күләмендә бирелә.
Дамир Фәттахов билгеләп үткәнчә, 2006 елның декабрендә үк әлеге федераль программа буенча 260 гаиләгә субсидия алу хокукы бирә торган таныклыклар тапшырылган. Аларның 239ы – фатирларына күченгән, калганнары документлар белән мәшгуль.
“Билгеле булганча, торакка бәя ел саен үсә. 2007 ел ахырында 1 квадрат метр торак бәясе 40 мең сумга җитте. Әмма Татарстан Республикасы карамагындагы Дәүләт торак фонды белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, федераль программаны һәм социаль ипотека программасын бергә алып бару мөмкинлеге туды”, – дип аңлатты рәис.
Шулай итеп, яшь гаиләләр өчен 1 квадрат метр торак 20 мең сум итеп билгеләнгән. АК БАРС БАНКта алар фатир бәясенең калган өлешен түләп бетерү өчен, елына 11,5 процент арттырып түләү шарты белән, кредит ала ала. Мәсәлән, 3 кешедән торган яшь гаилә 1 млн. 125 мең сумга 54 квадрат метрлы ике бүлмәле фатир алса, дәүләттән 450 мең сум күләмендә субсидия ала. Шуннан соң фатир өчен 675 мең сум гына түлисе кала.
“Аңлашыла ки: яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту – гаилә институтының дәрәҗәсен ныгыту һәм күтәрү факторларыннан иң саллысы. Агымдагы ел “Гаилә елы” дип игълан ителде һәм гаилә институтына ярдәм итү һәм аны үстерү, шул исәптән яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү эгидасы астында узачак”, – дип белдерде Дамир Фәттахов.
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Дамир Фәттаховның яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү турындагы хисабын тыңлаганнан соң, Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына, шәһәрнең район хакимиятләренә һәм Казан шәһәре Торак идарәсенә башкарылган эш өчен рәхмәт белдерде. “2007 елда торак алучы яшь гаиләләр саны буенча Казан шәһәре Идел буе федераль округында алдынгы урында. Социаль ипотека программасы булу аркасында, без яшь гаиләләрне тораклы итә алдык.
Агымдагы “Гаилә елы”нда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсеннән мөһимрәк нәрсә юк. Казан шәһәренең социаль ипотека һәм “Россия гражданнарына – үтемле һәм уңайлы торак” программасы буенча планнар зурдан”, – дип белдерде мэр.