Бүген Казанның Авиатөзелеш районында беренче Яңа ел чыршысы ачыла

Районда барлыгы 11 чыршы комплексы эшлиячәк, дип, шәһәр мэриясе казанлыларны тантанага чакыра

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген 16.00 сәгатьтә “Крылья Советов” паркында Авиатөзелеш районының үзәк Яңа ел чыршысын ачу тантанасы башлана, В.И.Ленин исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда исә балалар өчен зоопарк белән лунапарк эшләячәк. Ә районда барлыгы 11 чыршы комплексы түбәндәге адрес буенча ачылачак:

23 декабрьдә 16.30 сәг. – Кутузов ур., 10 һәм 10-а; 17.00 сәг. – Карагандинская ур., 6 һәм 6-а;

24 декабрьдә 16.00 сәг. – Белинский ур., 39; Пржевальский ур., 2;

25 декабрьдә 14.00 сәг. – Айдаров ур., 18; 15.00 сәг. – Молодежная ур., 10 һәм 10-а; 16.00 сәг. – Максимов ур., 1;

26 декабрьдә 16.00 сәг. – Борисоглебское бистәсендә;

28 декабрьдә 15.00 сәг. – Кадышево бистәсендә;

29 декабрьдә 16.00 сәг. – Коры Елга бистәсендә.

Казан шәһәре мэриясе исә шәһәр халкын тантаналарга чакырып кала, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге.