25 декабрьгә кадәр Казан Яңа ел бәйрәменә бизәлеп бетәргә тиеш

Шәһәр чыршылары Меңьеллык мәйданында, “Казан” милли мәдәният үзәге каршында урнаштырыла һәм аерым урамнар бәйрәмчә төс ала

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Мэриядә шәһәр чыршылары конструкцияләренең 40 метрлысын Меңьеллык мәйданында, 30 метрлысын “Казан” милли мәдәният үзәге каршында урнаштырырга һәм түбәндәге урыннарны бәйрәмчә бизәргә дип килешенгән:

Меңьеллык мәйданындагы бәйрәм чыршысы янында 8 Кар бабай “пәйда” булып, 20 агач бизәләчәк, лунапарк исә балаларга ямьле мизгелләр бүләк итәргә әзерләнә;

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданны 8, Гвардия–Н.Ершов–П.Лумумба урамнары чатындагы мәйданчыкны 3 “Фонтан” бизәп тора;

Казанның меңьеллыгы исемендәге паркта да 6 “Фонтан” конструкциясе, аркалар куела һәм болар гына түгел, хәтта коймаларына кадәр җем-җем итеп, сихрилек төсмере бирә;

Мэрия биналарында “Белт Лайт” яктырткыч элементлары торгызылган;

Кремль урамындагы яктырткыч баганаларга 90 данә “Кар бөртеге” “кунган”;

Горький Шоссесы–Восстание–Болотников–Фрунзе борылыш боҗрасында һәм Танк боҗрасының машиналар әйләнеп уза торган турыларында Яңа ел конструкцияләре янә казанлыларның һәм республика башкаласы кунакларының карашын үзенә җәлеп итә;

Болак аша салынган күперләр дә җемелдәп, үзенә чакырып тора;

Сул як Болак урамы баганаларын Канатлы еланнар “үз итә”, төгәлрәге, Казан эмблемасы булган “Зилант”лар 12әүләп берьюлы “төшеп утыра”;

Шундый ук “Зилант”лар, “Күбәләк”ләр һәм “Чыршы”лар тагын яктырткыч баганаларның Оренбург тракты һәм Павлюхин урамында (195), Вишневский урамы һәм Җиңү проспектында (174), Меңьеллык мәйданында (22) урнашканнарында, хәтта “Миллениум” күперендә (64) үзләренә урын табачак; ә Павлюхин, Әмирхан, Сәлимҗанов, Пушкин, Татарстан урамнарындагыларына җемелдек “пәрдәчек”ләр эленәчәк;

Ибраһимов, Лобачавский–Дзержинский, Оренбург тракты урамнарындагы, Мәскәү районы хакимияте бинасы янындагы агачларга, Н.Ершов–Вишневский урамнары тоннеленә исә төсле “яңгыр” “ява” дип фаразлана;

Ершов урамында Авыл хуҗалыгы академиясеннән алып Әбҗәлилов урамына кадәрге ут баганалары арасына Белт Лайт лампаларыннан эшләнгән гирляндалар куярга планлаштырыла.  

Югарыда әйтелгән бизәлеш элементлары сыйфатында дюралайт, стробоскоп, “Занавеска”, “Занавес-2” һ.б. кулланыла һәм әзерлек эшләрен 25 декабрьгә кадәр төгәлләргә ниятләнә, диелгән Казан шәһәре мэриясеннән алынган мәгълүматта.