Илсур Метшин казанлыларны Корбан бәйрәме белән котлады

Илсур Метшин казанлыларны Корбан бәйрәме белән котлады

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшин казанлыларны мөселманнарның изге Корбан бәйрәме белән котлады.

“Кадерле казанлылар! Сезне чын йөрәктән мөэмин мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе булган Корбан бәйрәме белән котлыйм! Ул изге гамәлләр кылуны һәм рухи чисталыкка ирешүне гәүдәләндерә торган якты бәйрәм. Рухи яңарыш билгесе булган Корбан бәйрәме җәмгыятебездә гомумкешелек кыйммәтләрен раслауга булыша. Мөэмин мөселманга һәрчак тынычлык сөю, башка диннәрне ихтирам итү, тату яшәү һәм якының турында кайгырту сыйфатлары хас булган. Әлеге дуслык һәм үзара хөрмәт мөнәсәбәтләре – безнең горурлыгыбыз һәм уртак казанышыбыз, без аларны кадерләп сакларга тиеш. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, тынычлык, барлык яңа башлагычларыгызда һәм Татарстан башкаласы, аның халкы файдасына башкарылган эшләрегездә уңышлар телим!” – диелә котлауда.