Казан магистральләр челтәре, юлъаергычлар, парковкалар белән җитәрлек тәэмин ителгәндә дә, транспорт белән бәйле проблема сакланып калачак

ТР атказанган архитекторы Виктор Токарев шундый фикердә

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Казанда транспорт хәрәкәте белән бәйле глобаль проблемаларны чишү белән мавыгып, кечерәкләрен күз уңыннан читтә калдырабыз. Казан бу проблеманы чишәрлек магистральләр челтәре, юлъаергычлар, парковкалар белән100 процентка тәэмин ителә калганда да, башкалада транспорт белән бәйле проблема сакланып калачак. Моны күпчелек шәһәрләр тәҗрибәсе күрсәтә”. ТР атказанган архитекторы Виктор Токарев бүген Казан” милли-мәдәният үзәгендә узган “түгәрәк өстәл” утырышында шулай дип белдерде.
Виктор Токарев юлъаергычлар, парковкалар проблеманы өстән генә чишә, мәсьәләне тирәнрәк карарга кирәк дигән фикердә. Аның аңлатуынча, инфраструктура төзегәндә, территорияләрнең бер-берсе белән бәйлелеген тәэмин итү зарур. “Ул кешегә бер үк ноктага берничә юл белән бару мөмкинлеген бирергә тиеш. Казансу яры моның ачык мисалы. Ул шәһәрнең өч өлешен берләштерә.Бүгенгә аның теге яки бу ярына чыгу бик кыен”, -ди архитектор.
Аның ассызыклавынча, бүген башкалада Универсиадага әзерлекне дә исәпкә алып, транспорт хәрәкәте проблемасына чишелеш эзләү буенча шактый эшләр башкарылган. “Тик тынычланырга ярамый, алга барырга кирәк”, - ди ул.
Токарев искәрткәнчә, башкаланың генераль планындагы кимчелекләрне төзәтү мөһим. Бу юлга аркылы торучы йортлар проблемасын хәл итү өчен дә кирәк. Бүген Казанда кайбер кече урамнарны яңа төзелешләр төп транспорт артериясеннән каплап калдырган. Мәсәлән, Овражная урамы, Шамовский чокыры шуның ачык мисалы.
“Түгәрәк өстәл”утырышында катнашучылар транспорт проблемасын хәл итүгә системалы чишелеш кирәклеген искәртеп, транспорт хәрәкәте белән автоматлаштырылган идарә итү системасын гамәлгә кертү, магистраль юлларны гына түгел, алар янәшәсендәге һәм бу магистральләрдәге хәрәкәт тыгызлыгын бушатуга ярдәм итүче вак юлларны үстерү, метродан тыш, экспресс транспорт хәрәкәтен үстерү зарурлыгы хакында сөйләде.