“Казан” гаилә үзәге янында ачык һавада кино күрсәтелә

Шулай ук уеннар һәм конкурслар да оештырылачак

 (Казан, 20 август, “Татар-информ”). 22 август көнне сәгать 18.30 да “Казан” гаилә үзәге янында ачык һавада киномарафон оештырыла. Монда килүчеләр фрисби, твистер, ого-диски, ого-спорт һәм батминтон, “мафия” уеннарында, партнерлар ярдәмендә оештырылачак төрле кызыклы конкурсларда катнаша алачак.

Сәгать 20.00 дә кыска метражлы фильмнар күрсәтү ниятләнә. Сәгать 20.30 да исә “SiriuS” республика яшьләр кинофестивале кыска метражлы кинокартиналарын карарга мөмкин булачак.

Сәгать 21.00 дә казанлылар һәм башкала кунакларына “Дневник памяти” мелодрамасы тәкъдим ителә.

Чара Казан ЗАГС идарәсе, Россия яшьләр берлеге һ.б. тарафыннан оештырыла, диелә Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәрендә.