Казанның "Азино" микрорайонында халык җыены узды

Бөтен тәкъдимнәр дә теркәлә һәм партиянең эш программасын әзерләгәндә алар исәпкә алыначак

  (Казан, 20 август, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында “Бердәм Россия” партиясе оештырган халык җыеннары дәвам итә. "Азино" микрорайонында яшәүчеләр Чишмәле урамындагы 21 нче йорт ишегалдына җыелды һәм үз районының киләчәк үсеше өчен тәкъдимнәрен белдерделәр. Аерым алганда, аны төзекләндереп бетерү, квартал эчендәге юлларны ремонтлауны дәвам итү һәм ял зонасын тәртипкә китерү турында сүз барды.

Халык җыенында “Бердәм Россия” җәмәгатьчелек кабул итү чатыры эшләде. Махсус корылган чатырда гражданнар үз тәкъдимнәрен язды һәм “Бердәм Россия” активистларына тапшырды. Бөтен тәкъдимнәр дә теркәлә һәм партиянең эш программасын әзерләгәндә алар исәпкә алыначак.

"Азино"да халык җыенында ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР ДС ның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева, ТР ДС депутаты Рафил Ногуманов катнашты.

Лилия Маврина билгеләп узганча, соңгы вакытта Азино микрорайоны үзгәрде, биредә төзекләндерү эшләре бара. Шул ук вакытта башкарасы эшләр дә күп. Шуңа күрә территория үсешен планлаштырганда, биредә яшәүчеләрнең фикерен белү мөһим. Халык җыенында белдерелгән тәкъдимнәр каралачак.

Халык җыены нәтиҗәләре буенча биредә яшәүчеләр “Бердәм Россия"нең якындагы бишьеллык программасына “Азино-2” дә мәктәп төзелешен, урам-юл челтәрен һәм квартал эчендәге юлларны ремонтлауны кертергә тәкъдим иттеләр. Шулай ук биредә ял зонасы һәм сквер булдыру мәсьәләсе дә куелды, шул исәптән Чишмәле-Фучик урамнарында сквер төзелешен дә. Лилия Маврина белдергәнчә, Казанның эре компанияләренең берсе бу сквер төзелеше проектын әзерләү буенча эш башлады.