^"Татфлот" җәйге расписаниегә күчә

^"Татфлот" җәйге расписаниегә күчә
(Казан, 20 май, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). 27 майдан "Татфлот" компаниясе җәйге расписаниегә күчә, моның белән бәйле рәвештә күп юнәлешләрдә пассажир рейслары арта. Хәзер "Садовой" пристанена өч рейс ясалса, ике атнадан алар ике тапкыр артачак. Шулай ук "Кызыл Байрак"ка кадәр дә баручы теплоходларның рейслары да икегә артык булачак. Моннан тыш, тизйөрешле суднолар бу пристаньга кадәр көн саен икешәр рейс, ә ял көннәрендә дүртәр рейс ясаячак. Тизйөрешле суднода Тенишевага кадәр барырга мөмкин, бу пристаньга кадәр дә рейслар саны артачак. Ял көннәрендә биш рейс ясарга планлаштырыла. 27 майдан башлап, ял көннәрендә Свияжскига кадәр экскурсия рейслары (9.30 сәгатьтә китә) ачыла. Шулай ук Идел буенча сәяхәт тә башлана. Көн саен 19.00-21.00 сәгатькә кадәр кафе, бар белән җиһазланган теплоходлар елга буенча төнге рейсларга чыгачак.