Шимбә өмәсендә Казанда 10 меңләп куб м. чүп чыгарылган, 676 агач, 1023 куак утыртылган

Ләкин моның белән генә эш тулысынча башкарылды дип булмый: Казан мэры Илсур Метшин шәһәрне санитар чистарту, урамнарда һәм паркларда агачлар, куаклар утырту эшләрен апрель беткәнче төгәлләү бурычы куйды

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты бүлекләре, комитетлары һәм муниципаль берәмлекләр органнары җитәкчеләренең чираттагы «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин сүзне узган шимбә өмәсеннән башлап: «Оешкан төстә казанлылар белән бергә әйбәт кенә эшләдек, ләкин шәһәрне санитар чистарту буенча 30 апрельгә кадәр игълан ителгән айлык кысаларында эшне дәвам итәргә кирәк», - дип белдерде.

18 апрель көнне уздырылган гомумшәһәр өмәсендә һәм 1 апрельдән бирле барган айлык кысаларында башкарылган эш хакында исә киңәшмәдә шәһәрне матурлау-бизәү комитеты рәисе Роза Җаббарова хисап тотты. Ул китергән мәгълүматлар буенча, айлыкта 144 меңләп кеше катнашкан, ә шимбә өмәсендә – 50 меңнән артык һәм Авиатөзелеш районы халкы шәһәрне чистартуда бу яктан иң алда.

Гомумән алганда, Казанның 1837 ишегалды, 247 җәмәгать тукталышы павильоны тирәсе тиешле тәртипкә китерелгән, урамнардагы яктырткыч лампалар урнаштырылган 6 меңнән артык багана ябыштырылган кәгазьләрдән арындырылган, 10 меңләп куб метр чүп чыгарылган, рөхсәт ителмәгән урыннардагы 88 чүплекнең 65е бетерелгән, 676 агач һәм 1023 куак утыртылган. Ә айлык барышында 1 меңләп агач һәм 1300ләп куак утырту планлаштырылган иде. Тагын 30 апрельгә кадәр 3319 ишегалдын тәртипкә китерергә, Казан җылылык челтәрләренә исә челтәрләрнең җимерек турыларын торгызырга, җылылык трассалары буендагы ауган агачларны җыеп алырга, дип мөрәҗәгать итте Р.Җаббарова шулар буенча җаваплыларга. Болардан кала, айлык башыннан бирле юллардагы 10 мең кв. м гомуми мәйданда чокырлар ремонтланган. Утырышка рәислек иткән мэр Илсур Метшин, чокырлар мөмкин кадәр сыйфатлы ямалырга тиеш, чөнки әштер-өштер ясалганнарын янә ремонтлау өчен акча каралмаган һәм агачлар, куаклар утырту, санитар чистарту эшләрен августка кадәр сузмаска, ә шушы айлык кысаларында төгәлләргә, дип кисәтеп куйды.