Казанда хезмәт хакы буенча предприятиеләрнең бурычы 1 апрельгә 80,8 млн. сумга җиткән

Быел шушы вакытка кадәр статистика реестрында барлыгы 50125 хуҗалык итүче субъект теркәлгән, дип белдерде ТР Дәүләт статистикасының Казан бүлеге җитәкчесе Наталья Гатауллина, һәм бу бурыч суммасы фәкать шуларга кагыла

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 2007 елның 24 июлендә чыгарылган «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында»гы 209 нчы Федераль Законга ярашлы рәвештә, узган елның гыйнварыннан оешмалар һәм предприятиеләрне берләштерү структурасы үзгәрде: аларның элек зур һәм урта предприятиеләр саналган бер өлеше кече предприятие дәрәҗәсендә, дип шәрехләде бүген шәһәр Башкарма комитетында уздырылган «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә ТР Дәүләт статистикасының Казан бүлеге җитәкчесе Наталья Гатауллина.

Ул китергән мәгълүматларга караганда, быел 1 гыйнварга кадәр статистика реестрында, шәхси эшмәкәрләрне аерып исәпкә алмый гына, 49191 хуҗалык итүче субъект (быел 1 апрельгә – 50125) теркәлгән. Бу исә 2008 елдагы шушы ук вакыттагыдан 10,8 процентка күбрәк. Әлеге теркәлгән оешмаларның күпчелеге түбәндәге өлкәләр буенча эшчәнлеген алып бара: мото һәм автотранспорт чараларын, көнкүреш эшләнмәләрен күпләп һәм ваклап сату, ремонтлау буенча – 34,1 процент; күчемсез милек белән эш итүдә, аренда һәм социаль хезмәт күрсәтүдә – 20,7 процент; төзелеш өлкәсендә – 12,4 процент; эшкәртү сәнәгатендә – 9,3 процент; коммуналь, социаль һәм аерым ярдәм күрсәтүдә – 7,4 процент һ.б.

Аерым алганда, статистика регистрында элек теркәлгән 48 мең шәхси эшмәкәрнең быел 1 гыйнварга кадәр 34 меңнән артыгы яңадан теркәлү узган. Шәхси эшмәкәрләр исә күпләп һәм ваклап сату, мото һәм автотранспорт чараларын, көнкүреш товарларын ремонтлау өлкәсендә эшли һәм аларның реестрга теркәлгәннәреннән иң күбе Совет (24,8 процент, яки 11898 эшмәкәр), Идел буе (18,9 процент – 9059) һәм Яңа Савин (17,3 процент – 8298) районнарындагылар.

Быел 1 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Казанда хезмәт хакы буенча предприятиеләрнең бурычы, рәсми исемлеккә кермәгән предрпиятиеләрне исәпкә алмаганда, 80,8 млн. сумга җиткән. Бу исә, узган елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда, 47,8 млн. сумга, ягъни 2,4 тапкырга артык (быел 1 гыйнварга бурыч 33 млн. сум булган).