Кванджу белән Казан хезмәттәшлек турында килеште

Шул максат белән Кореядан Татарстан башкаласына делегация килеп китте

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Кичә Казан ратушасында Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре Кореядан делегация кабул итте. Кванджу шәһәре вице-мэры Юн-сук Ким җитәкчелегендәге чит ил делегациясе составында шулай ук Кванджуда 2015 елда җәйге Универсиада үткәрүнең заявка комитеты директоры Ли Ки Джунг һ.б. рәсми затлар бар иде. Казан ягыннан исә очрашуда шәһәрнең вице-мэры Иршат Минкин, Башкарма комитетның тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты рәисе Владимир Леонов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Динара Камалиева катнашты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

2013 елда үзендә Универсиада үткәрү ярышында Казан көндәшләренең берсе булган Кванджу хәзер, алдагы кампаниядә җиңеп чыгу өчен, Татарстан башкаласы тәҗрибәсен өйрәнүне максат итә, әлеге делегациянең килүе дә шуңа бәйле. Очрашу нәтиҗәсендә яклар хезмәттәшлек турында килеште, кореялылар Кванджу һәм Казанны тугандаш шәһәрләр сыйфатында күрү тәкъдиме белән чыкты, диелә әлеге хәбәрдә.