Казан анимация яратучылар клубы пәнҗешәмбе саен казанлыларны чакыра

Алар кыска һәм тулы метражлы мультфильмнар гына күрсәтеп калмый, шулай ук режиссер-аниматорлар, рәссамнар, продюсерлар һәм башка вәкаләтле затларны чакырырга, мастер-класслар үткәрергә җыена

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). «Без анимацияне үз итәбез, аның тарихы да, хәзерге заман казанышлары да бик кызыксындыра. Әгәр шундый ук теләге булганнар бар икән, безнең клуб очрашуларына һәр пәнҗешәмбе саен 19.00 сәгатьтә «Бухарестъ» клубына (Бауман ур., 58, элеккеге «Татарстан» кинотеатры) рәхим итсен», дип мөрәҗәгать итә алар, ягъни «Open.viewing» иҗат берләшмәсе (http://vkontakte.ru/club1745554) белән «НЕ-последний киносеанс» киноклубы (http://vkontakte.ru/club473502) энтузиастлары.

Алар кыска һәм тулы метражлы мультфильмнар гына күрсәтеп калмый, ә кызыклы итеп әзерләгән мультимедияле докладлар укырга, шулай ук режиссер-аниматорлар, рәссамнар, продюсерлар һәм башка вәкаләтле затлар белән иҗади очрашулар, мастер-класслар үткәрергә  җыена. Ләкин керү түләүле – 50 сум, дип хәбәр итә оештыручылар исеменнән Айрат Баһаутдинов.