Казан мэры Илсур Метшин башкаланың “Мәрҗани” мәчетендә булды

Казан мэры Илсур Метшин башкаланың “Мәрҗани” мәчетендә булды

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген – Корбан бәйрәме алдыннан Казан мэры Илсур Метшин башкаланың “Мәрҗани” мәчетендә булды, мөселманнар белән очрашты, аларны Корбан бәйрәме белән котлады. Ул бу бәйрәмнең изге эшләрне һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүен, күңел чисталыгына ирешергә ярдәм итүен, аның иң изге бәйрәмнәрнең берсе булуын билгеләп узды. Илсур Метшин Корбан бәйрәменең җәмгыятебездә кешелек кыйммәтләренә зур урын бирелүен ассызыклады. Чын күңеленнән сәламәтлек, бәхет һәм тынычлык теләде.

Мэр федераль дәрәҗәдәге мәдәният һәйкәле булып саналган яңартылган “Мәрҗани” мәчете комплексы белән дә танышып чыкты. “Минем өчен бу бик үзенчәлекле объект. Монда мин Казанга укырга килгәч йөри башладым. Бу - совет, партия вакыты иде. Бу Екатерина икенче рөхсәте белән төзелгән таш мәчетләрнең берсе. Ул дин тотучылар өчен бер вакытта да – нинди генә авыр вакытларда да ябылмады”, - дип хәбәр итте Илсур Метшин.

“Мәрҗани” мәчете комплексын төзекләндерү буенча эшләр 2004 елда ук – Казанның 1000 еллыгы алдыннан башланып киткән. Шулай да төзекләндерү эшләренең төп өлеше ахыргы ике елда тормышка ашырылган. “Мәрҗани” мәчете комплексын төзекләндерү проекты “Казан шәһәренең тарихи үзәген саклау һәм үстерү” федераль максатчан программасына кертелгән булган. Казан шәһәре федераль программа буенча 140 млн. сум акча бүлеп биргән. Мәчетнең хатын-кызлар өчен булган өлешен төзү өчен башкала мөселманнары һәм эшмәкәрләр 30 млн. сум акча җыеп биргән. “Мин мөселманнар өчен изге саналган Корбан бәйрәме алдыннан “Мәрҗани” мәчетенең хатын-кызлар “канаты” мөслимәләрне кабул итә башлавына бик шатмын. Аллаһы Тәгалә безнең изге эшләрне күрсен һәм кабул итсен”, - диде Илсур Метшин.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: төзекләндерү эшләреннән соң “Мәрҗани” мәчете бераз гына үзгәреш кичерде. Ул элек тышкы ике катлы “Т” рәвешле бина булып күренә иде. Хәзер исә хатын-кызлар “канаты” белән бергә “Мәрҗани” мәчете “П” рәвешле бинага әйләнде. Бүгенге көндә мәчет күзгә күренеп зурайды. Анда берьюлы 300 ир-ат һәм 200 хатын-кыз намаз укый ала. Моннан тыш биредә заманча конференц-зал да бар. “Мәрҗани” мәчетендә бүлмәләр Ислам кануннарын өйрәнү өчен мөселманнар һәм мөслимәләр өчен мәдрәсә сыйфатында да кулланыла.