Илсур Метшин: “Марат Заһидулловның шәһәребез өчен башкарган эше хөрмәткә лаек”

Илсур Метшин: “Марат Заһидулловның шәһәребез өчен башкарган эше хөрмәткә лаек”

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Закирова). Бүген Казан шәһәре Думасының XXVI сессиясендә Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү буенча конкурс мәсьәләсе каралды.

Билгеле булганча, әлеге урынны элек биләгән Марат Заһидуллов бишенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасының депутаты итеп сайланды. Бүген ул сессия башында ук лаеклы хезмәте өчен “Казанның меңьеллыгы истәлегенә” күкрәк медале белән бүләкләнде.

“Марат Фәрит улы һәрвакыт башкала мәнфәгатьләреннән чыгып эш итте. Яңа, башкалабыз күләмендә әле сыналмаган эшләргә тотынырга курыкмады. Ул үзен яхшы оештыручы һәм сити-менеджер буларак танытты”, - дип сөйләп узды аның турында Казан мэры Илсур Метшин. Башкала җитәкчесе соңгы елларда шәһәребезнең уңай якка үзгәрүенә дәлилләр китереп, монда Марат Заһидулловның өлеше зур булуын әйтте.

Казан Башкарма Комитетының элеккеге җитәкчесе Марат Заһидуллов үзе сүз алып, заманында аңа бу вазыйфаны ышанып тапшырган, 20 ай эшләү дәверендә һәр төрле башлангычларын хуплап, ярдәм итеп торган ТР Президенты, ТР Хөкүмәте, Казан шәһәр Думасының депутатлар корпусына рәхмәтен белдерде. Ул башкаланы уңай якка үзгәртеп коруның үзе тарафыннан күптән уйланган булуын әйтеп узды. Казанда транспорт схемасын, юлларны, яктыркычларны яңарту – әнә шулардан. Ул үз чыгышында мэрия сайтының мәгълүматка бай һәм аның аша тиз вакыт арада Казанның төрле структуралары турында мәгълүмат табып булуын әйтте. М.Заһидуллов Казанның киләчәктә дә үсәчәгенә ышаныч белдерде.

Мәгълүм булганча, Башкарма Комтитет җитәкчесен билгеләү конкурсына кадәр бу вазыйфа Рафис Борһанов җилкәсенә йөкләнә. Казан шәһәр Думасы депутатлары конкурсны киләсе елның 14 гыйнварында уздырырга килеште. Моның өчен документлар 2007 елның 21 нче декабреннән 2008 елның 11 гыйнварына кадәр кабул ителәчәк.

Бүген Казан шәһәре Думасының XXVI сессиясендә Башкарма комитет җитәкчесе урынына дәгъвә итүчеләр кандидатурасын караучы конкурс комиссиясе исемлеге яңгырады. Комиссия рәисе итеп мэр Илсур Метшин, рәис урынбасары итеп Казан мэры урынбасары Людмила Андреева сайланган. Моннан тыш исемлеккә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР юстиция министры Мидхәт Корманов, Казан шәһәре Думасының хокук тәртибе законлыгы һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Николай Рыбушкин кертелгән. Конкурс нәтиҗәләре буенча әлеге комиссия депутатлар игътибарына ике кандидат тәкъдим итәргә тиеш.