2007 елда Казанда электр транспортын үстерүгә 560 миллион сум акча бүлеп бирелгән

2007 елда Казанда электр транспортын үстерүгә 560 миллион сум акча бүлеп бирелгән

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). 2007 елда шәһәр электр транспортын үстерүгә 560 миллион сум акча бүленгән. Бу хакта бүген узган матбугат конференциясе барышында “Метроэлектротранс” МУП генераль директоры Әсфан Галәвов хәбәр итте.

Ә.Галәвов фикеренчә, елның иң әһәмиятле вакыйгасы 20 яңа трамвай һәм 32 троллейбус сатып алу булган, алар шәһәр казнасына 300 миллион сумга төшкән. Әсфан Галәвов шәһәр җитәкчелегенә һәм Казан мэры Илсур Метшинга рәхмәт белдерде. “Яңа троллейбус һәм трамвайлар сатып алганнан соң, кешеләр электр транспортында күбрәк йөри башлады”, - дип белдерде «Метроэлектротранс» генераль директоры. Яңа трамвай һәм троллейбуслар пассажирлар өчен уңайлы булу беррәттән, энергия саклауга да зур өлеш кертә. Чөнки иске состав белән чагыштырганда электр энергиясен янга калдыру 30-40 процентка җитә.

200 миллион сум трамвай юлларын реконструкцияләүгә тотылган. Әсфан Галәвов ассызыклаганча, беренче тапкыр юлларны ремонтлау эшләрен «Метроэлектротранс» үзе башкарган. Аеруча Копылов урамында урнашкан юлларны ремонтлаган вакытта кыенлыклар күп булган, чөнки трамвай депосы янында хәрәкәтне туктатып торырга мөмкин булмаган. Шуңа да карамастан, предприятие хезмәткәрләрне әлеге бурычны “бишле” билгесенә башкарган.

«Метроэлектротранс» тагын 60 миллион сумны Чуйков һәс Взлетная (яңа иппордом янында) урамнары буенча троллейбус линияләре салуга сарыф иткән. Ә.Галәвов фикеренчә, яңа маршрутлар электр транспортында пассажирлар агымын һәм предприятиенең табышын арттырырга тиеш.