Казан шәһәре Думасының VIII сессиясе була

Аннан алда Депутат көне үткәрелә

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре икенче чакырылыш Думасының VIII сессиясе 24 октябрьгә билгеләнгән. Казан ратушасында 14.00 сәгатьтә башланачак әлеге шәһәркүләм чарада депутатлар каралышына төп 12 мәсьәлә чыгарылачак – бу хакта Дума президиумы утырышы хәл иткән.

Аерым алганда, Казанның 2011-2015 елларга каралган социаль-икътисади үсеше программасы, шәһәрдәге амбулатория-поликлиника һәм хастаханәләрдә беренчел медицина ярдәме күрсәтүнең торышы һәм перспективалары, салымнар һәм җыемнар турындагы мәсьәләләр кузгатыла. Боларга өстәп, шәһәр Уставына янә үзгәрешләр кертү планлаштырыла, өстәмәләр һәм үзгәрешләр тагын муниципаль милекне хосусыйлаштыруга, шәһәр төзелеше регламентлары зонасы картасына һ.б. кагыла.

Шулай ук 4 декабрьда булачак Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча участок сайлау комиссияләре составына, Вахитов районы территориаль сайлау комиссиясенә кандидатуралар билгеләү өчен тәкъдимнәр кертеләчәк. Соңыннан башкала прокуроры таләпләрен җиткерергә ниятли.

Иртәгә, 20се көнне, Депутат көне үткәрелә.