Яңа китап//МӘРКӘЗЕБЕЗ ТАРИХЫННАН//4 август, №31

Яңа китап//МӘРКӘЗЕБЕЗ ТАРИХЫННАН//4 август, №31

Чал тарихлы калабызның 1000 еллык юбилее алдыннан тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, һәвәскәр тикшеренүчеләр Казан тарихына кагылышлы китап-монографияләр, альбомнар чыгардылар.

Ләкин юбилей шаукымы узып китсә дә, Казан тарихы әле дә тикшеренүчеләр игътибарын җәлеп итеп тора. Башкалабызның ачылмаган сәхифәләре, өйрәнелмәгән “ак таплары” үз тикшеренүчеләрен көтә.

Шундый сәхифәләрнең берсе — Казанның XIX гасырда үсеше, аның иҗтимагый тормышы. Бу чор бик аз өйрәнелгән дисәк тә, ялгыш булмас. Ул дәвердә Казанда булган вакыйгалар, шул гасыр тарихчыларының, гомумән, төбәкне өйрәнүчеләрнең хезмәтләрендә күпмедер кимәлдә чагылыш тапкан, хәзерге вакытта исә бу чорны чагылдырган хезмәтләр күпчелек очракта булганнарны кабатлау, күчерү белән характерлана, ә яңа хезмәтләр бик аз.

“История Казани в документах и материалах. XIX век” сериясенең беренче китабы дүрт бүлектән тора. Аларда Казан XIX гасыр дәвамында сәүдә-сәнәгать, финанс өлкәләрендә күзәтелгән үсеш-үзгәрешләр, шул тармакларның үсеш дәрәҗәсен күрсәтә торган сәнәгый, авыл хуҗалыгы күргәзмәләре, бай архив документлары, шул чор газета материаллары һәм XIX гасырда басылып чыккан хезмәтләр нигезендә сурәтләнә. Китапны төзүдә кулланылган архив документларының төп өлеше Татарстан Республикасының Милли архивыннан, вакытлы басма материалларыннан Н.И.Лобачевский исемендәге китапханә һәм Татарстанның Милли китапханәсеннән алынган. Бу материалларның күп өлеше хәзерге вакытта укучыларга килеп ирешми диярлек.

Китапка документлар тулысынча һәм кыскартылган рә-вештә кертелгән. Зур күләмле документлардан тупланган мәгълүматларны авторлар җыйнак таблицага сыйдырганнар. Гомумән, шул чор чыганакларының теле, стиле сакланган, фәкать грамматик хаталар гына төзәтелгән.

Китапның һәр бүлеге кереш мәкалә белән башланып китә, аларда өйрәнелә торган тармакның XIX гасырдагы торышы, үсеше, үзгәреше һәм үзенчәлекләре Гомумроссия һәм Казан күләмендә күрсәтелә. Китап ахырында иске, кулланылыштан төшеп калган сүзләргә, терминнарга аңлатмалар бирелгән. Бүлек эчендәге документлар тематика һәм хронологик принцип буенча урнаштырылган.

Сәнәгатькә багышланган бү-лектә һөнәрчелек, җитештерү һәм зур предприятиеләр тарихы буенча документлар тупланган. Алар XIX гасырда Казанда һөнәрчелекнең әкренләп мануфактура җитештерү, алга таба завод-фабрика дәрәҗәсенә үсеп китү процессын ачык күрсәтә. Бу күренеш бигрәк тә теге яки бу завод-фабриканың гасыр башында һәм ахырында кулланылган эш коралларын, эшчеләр санын, җитештергән товар исәбен чагыштырган таблицаларда чагыла. Шулай ук бу бүлектә татар һәм рус һөнәрчелегенә, сәнәгатькә хас үзенчәлекләр дә күрсәтелә.

Сәүдәне чагылдырган бүлектә күпләп яки ваклап сату, Казан базарлары, сәүдә фирмалары һәм зур сәүдәгәрләр турындагы документлар җыелган. Ул документлар һәм материаллар нигезендә XIX гасырда Казанның зур сәүдә үзәге булуы исбатлана. Казанда нинди товарлар, аларның нинди күләмдә сатылуы, сәүдәгәрләрнең ни рәвешле сату итүе, аларның керемнәре, су юлы белән Казан базарларына нинди товарның килүе — болар барысы да бу бүлекнең төп эчтәлеген тәшкил итә. Казанның сәүдә үзәге булуын исбатлый торган биржаның тарихына да күп урын бирелгән. XIX гасырда татар сәүдәгәрләренең уңышлы эшләвен сәүдә һәм җитештерү фирмалары ачу турындагы документлар раслый.

Сәнәгать һәм сәүдә үсеше зур промышленниклар һәм сәүдә-гәрләрнең, акчаны киң масштаблы файдалану өчен, кредит алу мәсьәләсен китереп чыгара. Шул исәптән китапның финансларга багышланган бүлегендә Казанда XIX гасырда барлыкка килгән төрле финанс-кредит оешмалары, банкларның тарихы, аларның эшчәнлеге күзәтелә. Банк һәм төрле кассалар хисапларын кулланып, җыентыкны төзүчеләр аларның гасыр дәвамында ничек эш итүләрен, кредит алучыларны, аларның күпме акча һәм нинди вакытка алуын ачыкларга тырышканнар.

Китапның соңгы бүлеге Казан тарихында бер да өйрәнелмәгән темага — күргәзмәләргә багышланган. XIX гасырда күргәзмәләр берничә юнәлештә уздырылган: Казанда күпчелек очракта җитештерү белән бәйле яки авыл хуҗалыгы күргәзмәләре булган. Әлеге бүлектә авторлар аларның кайчан, кем акчасына ачылуын, аларда нинди катлам кешеләренең катнашканнарын, күргәзмәгә нинди товарлар куелганын, кемнәрнең нинди урын яки премия алуларын күрсәтергә тырышканнар. Биредә тупланган документлар белән танышкач, Казан күргәзмәләрендә бу төбәктәге һөнәрчелекнең, сәнгатьнең, авыл хуҗалыгының торышы күрсәтелүен, бу өлкәдә нинди проблемалар барлыгын яки нинди уңышларга ирешелүен ачык күрәбез.

Ягъни бу китап Казан тарихының берничә юнәлеше буенча бай мәгълүматлы документ һәм материаллар тәкъдим итә.

Сәлам АЛИШЕВ.