Вакыйга// ХЫЯЛ ЧЫНГА АШТЫ//4 август, №31

Вакыйга// ХЫЯЛ ЧЫНГА АШТЫ//4 август, №31
Казанда дөньякүләм дәрәҗәдәге хирургия үзәге – төбәкара клиника-диагностика үзәгенең хирургия корпусы ачылды.

Әлеге тантанага РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Михаил Зурабов та килгән иде. Әлеге комплекс елына 6 мең операция ясарга мөмкинлек бирә. Ул дөнья стандартларына туры килә торган чисталыкта – операцияләрне абсолют стерильле шартларда үткәрерлек итеп төзелгән. Операция бүлмәсе, реанимация һәм гемодиализ палаталарына җиһазларны Германиядән сатып алганнар. ТР Президенты Минтимер Шәймиев бу комплексны табиблар хыялының чынга ашуы дип атады.

Хирургия үзәге Татарстан халкына гына түгел, ә Идел буе федераль округы төбәкләре халкына да хезмәт күрсәтәчәк. Михаил Зурабов аның ачылышын Россия күләмендәге вакыйга дип атады һәм проектны тормышка ашыруга көч куйганы өчен Татарстан Президентына рәхмәтен белдерде. “Бүгенге көнгә Россия территориясендә эшли торган иң заманча хирургия үзәкләренең берсе бу”, – диде министр.

Фотосурәттә: төбәкара клиника-диагностика үзәгенең хирургия корпусын ачу тантанасы.

Шамил Абдюшев фотосы.