Милли мәгариф //МӘГЪРИФӘТ ЙОЛДЫЗЫ//4 август, №32

Милли мәгариф //МӘГЪРИФӘТ ЙОЛДЫЗЫ//4 август, №32
...Татарстанда татар һәм рус телләренең дәүләт теле буларак кабул ителүе, республикада яшәүче төп халыкларның телләренә игътибарлы мөнәсәбәт үзенең уңай нәтиҗәләрен күрсәтми калмады.

Россиядә сәяси һәм милли ыгы-зыгы киеренкеләнгән чакларда, күргәнебезчә, Татарстан халыклары үзара тату-дус, эшлекле мөнәсәбәт саклый белделәр. Бу хәл Татарстанның икътисади тормышында уңай нәтиҗәләргә китерде, республика абруен Россиядәге халыклар алдында да, дөнья җәмәгатьчелеге алдында да күтәрде. Бу – бәхәссез. Әмма татар теленең ролен үстерү өчен җитди эш барган вакытта, рус телен өнәмәү яки битарафлык күрсәтергә тырышкан кешеләр дә булмады түгел. Бу, минемчә, күңел тарлыгыннан түгел, ә, бәлки, рухи фәкыйрьлектән дә килгәндер. Рус теленең зур бер аралашу чарасы булуына, бай рухи мираска ия икәнлегенә күз йому ул, әлбәттә, рухи ярлылык галәмәтедер.

Татар мәктәпләрендә, Татарстанда рус телен укыту-үзләштерү белән шөгыльләнүче, бу проблеманың асылын тирәнтен аңлап эш итүче галимнәребез, мөгаллимнәребез байтак. Шуларның берсе – Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты профессоры, педагогика фәннәре галиме, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Фирая Юныс кызы Әхмәдуллина. Ул озак еллардан бирле университетның милли мәктәпләрдә рус телен укыту кафедрасына җитәкчелек итте.

Фирая ханымның педагоглык тәҗрибәсе чыннан да бик зур, киң колачлы. Үзе дә, күп еллар мәктәптә эшләгән кеше буларак, мәктәпнең, анда уку-укыту проблемаларын ул искиткеч тирәнтен белә. Аның гыйльми эшләре дә, булачак укытучыларны тәрбияләүдәге-укытудагы эшчәнлеге дә ныклы нигезгә, зур тәҗрибәгә корылган. Милли мәктәпләрдә рус телен укыту методикасы буенча 90 нан артык гыйльми хезмәт әзерләп бастырган галимә ул Фирая Әхмәдуллина.

Фирая ханым татар мәктәп- ләрендә рус телен укыту буенча программалар, дәреслекләр әзерләүдә дә турыдан-туры катнаша. Дидактик характердагы материаллар, аерым-аерым сыйныфлар өчен үрнәк иншалар, укытучылар һәм студент-филологлар өчен дәреслек-ярдәмлекләр – болар барысы да галимәнең тынгысыз хезмәт җимешләре. Татарстан Мәгариф министрлыгы гозере буенча “Русский язык в Татарстане” дигән региональ программа да нәкъ менә аның тарафыннан эшләнде. Бүгенге көндә Фирая Юныс кызы Татарстан Мәгариф министрлыгы каршында эшләп килүче мәктәпләрдә рус телен укыту буенча методик советның рәисе дә булып тора.

Һәр халыкның теленә хөрмәт тәрбияләүнең халыклар арасындагы дуслыкны, үзара татулыкны ныгыту икәнен яхшы аңлаган хәлдә, Фирая ханым студентлар арасында чын мәгънәсендә тәрбияви эш алып бара, ул җитәкчелек иткән кафедра рус филологиясе факультетында иң яхшылардан санала.

Профессор Фирая Юныс кызы Әхмәдуллина өчен Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты – туган йорт шикелле якын һәм кадерле. Биредә аның яшьлек еллары уза, аспирантура тәмамлый, нәкъ менә биредә ул галимә буларак формалаша. Бүгенге көндә аның хезмәт өлкәсе киң, фәнни эшчәнлеге үзенчәлекле. Барыннан да элек – ул кафедра мөдире. Ул җитәкчелек иткән милли мәктәпләрдә рус телен укыту кафедрасының яшәеше дә, өлгереше дә Фирая ханымның тырышлыгына бәйле.

Студентларны киләчәк педагогик эшчәнлеккә хәзерләүдә кафедраның төп юнәлеше – таләпчәнлек, иҗади фикерләргә өйрәтү, талантына юнәлеш бирү. Чөнки бүгенге гуманитар-педагогика университеты студенты яңа гасыр мәктәбендә эшләячәк.

Ә XXI гасыр исә аларның һәркайсыннан яңача эш итүне, яңа чишелешләрне гамәлгә кертүне таләп итә. Иртәгәсе көн укытучысы моңа бүгеннән әзер булырга тиеш.

Бу җәһәттән укытучы булырга җыенган студентларда нинди сыйфатлар тәрбияләнергә тиеш соң? Әлбәттә, Фирая ханым Әхмәдуллина кафедрасында бу турыда кабат-кабат уйланылган, җавап табылган, концепция эшләнелгән...

XXI гасыр укытучысы үзе белән мәктәпкә нәрсә алып килергә тиеш? Профессор Фирая Юныс кызы Әхмәдуллинаның хезмәттәшләре Ләйлә Җәүдәтовна Умарова, Рушания Йосыповна Закироваларның моңа җавабы ачык: белем һәм тәрбияви үрнәк! Моның өчен студент үзе сайлаган һөнәр буенча университетта уку чорын югары белем иясе һәм олы шәхес булып формалаштыруга багышласын. Әйе, белем иясе һәм шәхес булып формалашуга. Белгеч буларак, яңа гасыр укытучысы үз һөнәренең асылын билгеләүче фәннәрне, аларны укыту методикасын тирәнтен һәм киң итеп үзләштергән булырга тиеш. Шәхес буларак исә, яңа гасыр укытучысына үзендә ораторлык сыйфатларын ачу, үстерү, хәтта азмы-күпме артистлык сыйфатларын тәрбияләү зарур. Шулай ук кешеләргә йогынты ясау серләрен, психологияне яхшы үзләштерергә кирәк. Укытучы кешеләр белән тиз аралаша алсын, үзара җанлы әңгәмә кора белсен! Әлеге сыйфатлар чын мәгънәсендә укытучының профессиональ йөзен, асылын билгелиләр. Биредә шуны гына өстәргә мөмкин: гадәттә, укытучы мәктәптә үз халкының алдынгы вәкиле буларак эш итә, дибез. Бу хәл аңарга җаваплы бурыч йөкли: ул әнә шул халыкның күркәм сыйфатларын укучыларга сеңдерергә, аларда милли үзаң тәрбияләргә тиеш. Әйе, син рус-татар, яки татар-рус теле укытучысы булдың икән, әнә шул телләр хәзинәсен файдаланып, укучыларны туган халкың тудырган мәдәни, матди байлыклар белән горурланырга өйрәт, аларны шул байлыкларны тагын да арттырырга рухландыр.

Әлбәттә, бу сыйфатлар күктән төшми. Аларны иртәгәсе көн укытучысы, гуманитар-педагогика университетында уку чорында остазлар җитәкчелегендә, үз өстендә җиң сызганып эшләү юлы белән барлыкка китерергә тиеш. Мәгәр эш моның белән генә дә чикләнми әле. Мәгълүм булганча, педагогик эшчәнлек кешедән махсус сәләт, талант сорый. Укытучы, остаз булырга карар иткәнче, үзен ныклап тикшерсен иде: аңарда әлеге хезмәтне уңышлы башкару өчен кирәкле сәләт, талант яки аның башлангычы бармы? Яисә булырга мөмкинме?

Менә шушы проблеманы чишүдә абитуриентларга ярдәм итү һәм педагогик хезмәткә лаеклы кадрлар әзерләү максатыннан чыгып, профессор Фирая ханым Әхмәдуллина тырышлыгы белән Казандагы өч гимназиядә биш педагогик сыйныф барлыкка килде. 10-11 нче сыйныфлар базасында эш итүче әлеге педагогик сыйныфларга укытучы хезмәтенә дәрте һәм сәләте сизелеп торган, шулай ук фәннәрне “5”ле билгесенә үзләштерә алган балалар конкурс тәртибендә кабул ителә. Укучылар составы да төрле: татар, рус, чуаш, яһүд... балалары. Дәресләр эксперименталь программа – чит илләр һәм Россия Федерациясендә тупланган укыту-тәрбия тәҗрибәсен искә алып төзелгән программа нигезендә алып барыла. Бу эшкә кафедраның тәҗрибәле педагоглары тартылган.

Педагогик сыйныфларда укучы балалар татар, рус телләреннән тыш, тагын чит телләрне дә тирәнтен өйрәнәләр. Шулай ук биредә риторика, эстетика, психология нигезләрен укыту да җитәрлек урын алып тора. Теләүчеләргә, өстәмә рәвештә, физика, математика фәннәрен өйрәнүне тирәнәйтү мөмкинлеге тудырылган.

Педагогик сыйныфлар, башлыча, үзләрен укытучы хезмәтенә багышларга ният итүчеләрдә бу хезмәт өчен кирәкле сәләт, талант башлангычы бармы, юкмы икәнен сынау, ачыклау вазифасын үтиләр. Уңай күрсәткечкә ия булганнар, педагогика университетына укырга кергәч, үзләренең сәләтен, талантын тагын да тирәнрәк фәнни нигездә ачу, үстерү, камилләштерүне дәвам итәләр.

Шунысы аеруча игътибарга лаеклы: профессор Ф.Ю.Әхмәдуллина кадрлар әзерләү эшен үзенең гыйльми эзләнүләре белән бергә кушып алып бара. Бу – фәнни эшчәнлек нәтиҗәләрен практик планда укытуны оештырырга, тиз һәм тоткарлыксыз гамәлгә кертергә мөмкинлек бирә. Моннан исә практика да ота, гыйльми эшчәнлек тә бермә-бер активлаша.

...Профессор Фирая Юныс кызы Әхмәдуллина – талантлы галимә, вакыт кадерен белеп эш итүче-оештыручы, зирәк педагог. Аның талант чаткылары иртә ачыла, тиз үсә башлый. Фирая мәктәп елларыннан ук үзенең зиһенлелеге, тапкырлыгы, зирәклеге белән таныла. Университетта укыганда аның бу сыйфатлары тагын да ачыла төшә.

Профессор Әхмәдуллина күп кенә дәүләт бүләкләренә дә ия шәхес. Ул Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, Татарстан республикасының атказанган укытучысы, РФның югары белем бирү тармагы отличнигы.

Әйе, Татарстанда ике тел дәүләт теле булып санала. Ике теллелеккә омтылу татарлар өчен дә, руслар өчен дә табигый бер ихтыяҗ булып әвелергә тиеш. Әгәр дә без - татарлар, рус теленә игътибарны киметә барсак, аны өйрәнүдән йөз чөерсәк, руслар да безнең телне өйрәнү зарурлыгын аңламаслар. Моңа бик яхшы төшенгән профессор Фирая ханым Әхмәдуллина милли мәктәпләрдә рус телен укыту өчен югары белемле, сизгер күңелле, киң колачлы белгечләр әзерләүне намус эше дип карый.

Шушы көннәрдә бу зур галимә үзенең юбилеен билгеләп үтә. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты студентлары, галим-укытучылары, аны котлап, хезмәттәге фидакарьлеге өчен рәхмәтләрен җиткереп, аңа сәламәтлек телиләр.

Әнвәр ХУҖИӘХМӘТОВ,

педагогика фәннәре

докторы, академик.