Мөнәсәбәт//ЧИТЛӘРНЕ ҮЗ ИТКӘЧ, ТАТАРЛЫКТАН НИ ФАЙДА...//4 август, №31

Мөнәсәбәт//ЧИТЛӘРНЕ ҮЗ ИТКӘЧ, ТАТАРЛЫКТАН НИ ФАЙДА...//4 август, №31

Танылган җырчы Алсу Сафинаның яһүд егете Ян Абрамовка кияүгә чыгуы турында дөнья шаулады. Шул исәптән татар телендә чыга торган газеталар да бу хакта хәбәр таратты. “Үзебезнең Алсу” дип шулхәтле зурларлык татар халкы, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен нинди хезмәт куйды соң әле ул?

?азанга берничә тапкыр килеп, бер татар җырын җырлады, чөнки аның репертуарында татарча бер-ике җыр гына. Әле үзебезнең республикадан читтә татар җырларын башкарса, менә бит, татар халкын дөньякүләм танытуга өлеш кертә, дип әйтер идек. Юк бит! Алсу үзе бу хакта уйламый да... Шуны да әйтеп китү урынлы булыр: татар белән башка милләт вәкиле кушылгач, татар милләте бөтенләй бетә. “Аргамак” журналының 1992 елгы 11-12 нче саннарында басылган “СССР яһүдләренең кануннары җыелмасы”нда яһүдләр белән катнаш никахтан туган балалар турында: “Курыкмагыз, аларның балалары безнеке булачак, балалары хакына алар хәтта үзләренең “гражданлык тойгыларын” да югалтачак һәм,ни генә булса да, алар инде яһүдләрне дошман күрүче (антисемит) булмаячак”, — диелгән.

Катнаш никахлар, Россия дәүләт сәясәтенең бер өлеше буларак, барлык милләтләргә үрнәк итеп куела. Андый никахларны мактау, минемчә, — милләтләрне бетерүгә юнәлтелгән гамәл. Милләт белән, билгеле инде, тел дә бетә, гореф-гадәт тә. Бу хакыйкать! Бер савытка салып күпме генә болгатсаң да, суга керосин кушылмый. Катнаш никах та шуның кебек: үзгә диннәр, гореф-гадәтләр беркайчан да кушылмаячак, уңай нәтиҗә бирмәячәк. Чөнки алар буыннан-буынга, геннарга күчкән. Әмма, ни кызганыч, катнаш никахларның фаҗигасен гаилә әгъзалары олыгайгач кына аңлый башлыйлар. Ләкин инде соң була!..

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА.