Мөнәсәбәт//БЕЗ КЕМНӘН КИМ//4 август, №32

Мөнәсәбәт//БЕЗ КЕМНӘН КИМ//4 август, №32
Олы яшьтә дип тормыйм, яшь вакыттагы кебек, Идел буйлап гизәргә дә, башка шәһәрләрдә булырга да туры килә.

Мәсәлән, Идел буенда урнашкан Козьмодемьянский шәһәрендә булып кайттым. Аның халкы да 22 мең генә. Моннан 100 ел элек салынган бу шәһәрчектә гел иске йортлар гына диярлек. Шулай булса да, кечкенә портына туристлар теплоходлары туктый. Хәттә чит ил туристлары белән дә. Аларны йортларның тышкы орнаменты, челтәрле бизәкләре, уку йортлары белән таныштыралар. Тагын ике катлы иске өйдә картиналар галереясе турында сөйлиләр. Монда безне гаҗәпләндергәне И. Ильф һәм Е. Петровның “12 урындык” романы герое Остап Бендер исемендәге уен-келке музее булды. Аның хикмәтле кыланышлары турында берничә залда көлкеле экспонатлар куелган. Бу шәһәрдә шулай акча эшлиләр. Моны Казанның тарихи урыннары, музейлары белән чагыштырып буламы соң? Һич юк.

Ярославль шәһәрендә дә шундый ук тәэсирләр калды. Аның Кремле Казанныкыннан зур димәс идем. Әмма аннан туристлар өзелми. Хәтта автобусларын куярга да урын калмый. Ә Кремль эчендә Сабан туе диярсең. Иделнең Ярославль порты гөрләп тора. Анда дөньяның нинди генә читеннән кемнәр генә юк. Татарча, русча, гарәпчә, немецчә, иглизчә һ.б. телләрдә сөйләшәләр. Берничә урында чәйханә, сыраханә һәм кафеләр гөрләп эшләп тора.

Заманында безнең Казан елга порты да җәй айларында туристлар теплоходларын каршылап кына тора иде. Мин әле туристларның Америкадан хәтле самолетлар белән килеп, Казанның истәлекле тарихи урыннарын карагач, “Казан-Әстерхан-Казан” маршруты буенча теплоходта сәяхәтләрен дәвам итүләрен дә хәтерлим.

Берсендә шулай татар кызы америкалыларга Казанның истәлекле тарихи урыннары турында инглиз телендә таныштыра. Бер тукталышта аның янына бер татар әбисе килә дә, татарчалап:

– Кызым, кияүдә булмасаң, минем оныгыма кияүгә чыкмас идеңме? – дип сүз ката.

– Ничек инде бер дә белмәгән, күрмәгән егеткә кияүгә чыгасың? Җитмәсә, Америкадагы егеткә? – ди кыз. Шулай да очрашырга килешәләр. Әби, Казанга икенче тапкыр оныгы белән килә. Кызга егет, ә егеткә кыз ошый. Кызның ата-анасы белән танышалар. Алар да ризалыкларын бирәләр. Америка егете кызны үз иленә алып китә. Кода-кодагыйлар кунакка йөрешәләр. Ә соңыннан кызның ата-анасы да Америкага күченеп китәләр. Алар бүген дә шунда яшиләр...

Әмма элек гөрләп торган Казан порты бүген буш. Булса, бер яки ике теплоход моңаеп тора.

Матбугат хәбәрләренә караганда, республикабызда 300 гә якын туристлык фирмалары бар. Күрәсең, алар безнең Татарстан туристларын чит илләргә чыгару турында гына кайгырталар. Ә чит ил туристларын үзебезгә – республикага җәлеп итү белән ныклап шөгыльләнүче юк.

Ә бит узган ел, Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткәндә чит илләрдән кунаклар, туристлар бик күп килде. Шул тәҗрибәне файдаланып булмый микәнни соң? Башкалыбызда да, республикада да кешегә күрсәтердәй, татар данын күтәрердәй тарихи истәлекле һәм матур итеп заманча эшләнгән урыннар бик күп ләбаса.

Вакыйф Галимов,

Казан шәһәре аксакаллар Шурасы рәисе.