Мөнәсәбәт//БЕЗ КЕМ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАБЫЗ//4 август, №31

Мөнәсәбәт//БЕЗ КЕМ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАБЫЗ//4 август, №31

Татарстанда чыга торган абруйлы гына бер газетада Роальд Сәгъдиев, Софья Гобәйдуллина, Рудольф Нуриев, Ирек Мөхәммәдевләр турында ифрат та горурланып язылган бер мәкаләне укып, аптырап утырдым.

?емнәр соң алар? Әйе, алар барысы да талантлылар! Ләкин аларның чит-ят культурага, гомум фәнгә керткән олуг уңышлары татарга ни файда биргән соң?

Олуг галим Сәгъдиев бик тә “интер” яңгыраган исемен аклаптыр инде: “Мин — дөнья гражданы”, — дип белдерде. Англиядәге Король театры җитәкчеләреннән берсе Ирек Мөхәммәдев, аның сүзен икенчерәк итеп: “Мин — космополит”, — диде. Рудольф Нуриев хан сарайларын, шәхси утрауларын чит-ят кешеләр кулында калдырып, вафат булды. Ичмаса, татар балетына да игътибар биргән булса, Уфада яки Казанда “Нуриев исемендәге” берәр балет мәктәбе ачып калдырыр иде. Вәт шунда чынлап та горурланыр идек аның белән, һәм аның исемендәге фестивальләр татарның да җанын җылытыр иде. Чиркәү хорлары язып дан яулаган Софья Гобәйдуллина белән ничек горурланырга мөмкин? Аның таланты татар сәнгатенә нинди файда китергән соң?

Әйе, татар генофонды дөньяга күп талантлар биргән. Альфред Халиковның татардан чыккан 500 рус фамилиясе турындагы китабы да моны ачык күрсәтәдер. Әмма мин, мәсәлән, ялган тарих язарга мәҗбүр булган беллетрист Карамзин белән һич тә горурлана алмыйм инде, гафу итегез, җәмәгать. Иң башта “Татар язмышына нинди файда бирде бу шәхес?” — дигән сораудан башларга иде татар фамилияле кешегә бәя биргәндә. Мин, мәсәлән, Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлегендә актив катнашкан Вил Мирзаянов, Рәис Тузмөхәммәтов, Әгъдәс Борһановлардан башлар идем ул исемлекне. Казан галимнәреннән исә иң башта мәрхүм Әбрар ага Кәримуллинны искә төшерер идем. Шөкер, Казанда әле дә татар халкының талантлы энҗе-мәрҗәннәре бихисап. Татарга хезмәт итүчеләрне генә әйтүем. Бер генә мисал. Софья Гобәйдуллина белән горурланганчы, моңа кадәр никадәр михнәт күргән Луиза Батыр-Болгарины гына әйтү дә җитәдер. Рәхмәт Тукай бүләге комиссиясенә: ниһаять, бу фидакарь зат та бөек бүләккә лаек булды.

Югыйсә, ул бары тик “Кайту” җыры өчен генә дә әллә кайчан бу бүләккә лаек иде бит.
Кадерли белмибез шул без үзебезнең чын җәүһәрләребезне. Монда мәгълүмат чараларына аеруча зур өметләр баглыйсы килә. Бигрәк тә иң көчле корал булган “Татарстан — Яңа гасыр” каналына теләкләр күп. Бу телеканалның эшли башлавы гына да — Татарстан хакимиятенең сибелгән татар өчен иң зур бүләге.

Тик әлегә аның татар халкын агартуга, олуг шәхесләрен дөньяга танытуга омтылышы бик сизелми. Күбрәк рус телендә “мәгъриби мәдәният” (көнбатыш цивилизациясе) пропагандалана. Француз шәрабләрен рекламалау, бәлки, табыш та китерәдер. Ә менә киң танылган бөек француз артистлары рекламага мохтаҗ түгел ләбаса. Кечкенә бер мисал: майның 23 е иде бугай, экранда өч француз артисты сурәте. Һәм сорау бирелә: бүген кайсының туган көне? Соң шунда өч татар язучысы, өч татар композиторы яки өч татар артисты, ахыр чиктә өч татар сәясәтчесе яки галиме исемнәре булса, әллә җавабын таба алмас идеме татар тамашачысы?

Татар культурасына карата мондый битарафлыкны “вак-төяк” дип санаучылар да булуы ихтимал. Ләкин бер кирәкмәгән сорау да туа шул, җәмәгать, әллә инде татар халкына хезмәт иткән шәхесләребезне дөньяга таныту тыеламы соң? Алай ук түгел икән, нигә безгә дә өлкән агайдан үрнәк алмаска?.

Айрат ИБРАҺИМОВ.

Ульяновск.