Канкардәшләр ничек яши//АЛМАЗАРГА КУЛ СУЗМАГЫЗ!//4 август, №31

Канкардәшләр ничек яши//АЛМАЗАРГА КУЛ СУЗМАГЫЗ!//4 август, №31
2000 елдан артык тарихы булган Ташкент әле дә яңадан-яңа ачышлары белән таң калдыра. Күптән түгел шәһәр үзәгендәге Халыклар Дуслыгы мәйданына якын гына урнашкан Алмазар (алма бакчасы дигән сүздән) мәхәлләсенең йорт эчендә борынгы каберлекләр табылган.

?алимнәр, кабер ташларындагы язмаларга нигезләнеп, шушы тарихи дүрт кабердә XVII гасырда яшәгән шәхесләр җирләнгәнлеген ачыкладылар. Йорт хуҗасы, 52 яшьлек милләттәшебез Нуретдин Әхмәтов:“Бу каберләрдә кайчандыр Итил якларыннан күчеп килгән минем бабаларымның бабалары җирләнгән. Әтиемнең бабасы Акайдынхан Акайдынов, узган гасыр башларында Төркестан мөфтие вазифасын үтәп, шул йортта урнашкан мәчеттә дини хезмәт башкарган”, — дип искә ала.

Мәчет хәрабәләре XXI гасыр башларына чаклы сакланып калган. Алмазар мәхәлләсе рәисе урынбасары Нуретдин әфәнде бу өйне эштән буш вакытында, тарихи истәлек буларак, төзекләндерүен дәвам итә. 1990 нчы елларда ук инде, мәхәлләдәге бу өй, дәү-ләткүләм тарихи һәм мәдәни мирас буларак, сакланып калу хокукына ия булган иде. Нуретдин Әхмәтов әйтүенчә, ерак гасырлар элек Бөек ефәк юлы, Шашкентның (Ташкентның XVI гасырларга чаклы булган исеме) шушы мәхәллә аша үткән булырга тиеш. Аның өеннән ерак түгел кәрван-сарай урнашкан булган. Шуны истә тотып, узган гасырның 75-80 нче елларында, Үзбәкстан башкаласының 2000 еллыгын билгеләргә әзерлек алып барганда, шәһәр үзәгендәге иске йортларны сүтеп, яңа, күп катлы йортлар төзү планлаштырганда, аны, хөкүмәт карары белән, сүтмәскә, музей итеп калдырырга, дигән тәкъдим кертелгән иде.

?әкин республикабыз мөс-тәкыйль дәүләт булып аерылгач, “Алмазар” мәхәлләсе өс-тендә “болытлар куера” башлады. “Мәхәллә кешеләренә берни аңлатмыйча, безне Ташкентның иң ерак төбәге, Ташкент боҗра юлы арты булган Сергали мәхәлләсенә күчермәкчеләр, без яшәгән урынга шәһәр хакимияте хуҗа булмакчы икән. Җыелышып, республика Президенты исеменә мәктүб юлладык. Бу мәктүбтә — 1990 елны аның, шәхсән үзе килеп, безнең мәхәлләне музей дип игълан итәчәгенә вәгъдә ясавын да исенә төшердек. Менә хәзер фәкать мәхәлләдәшләребездән имза гына җыеп аласы калды, — дип, Нуретдин әфәнде Президентка юлланган хатны күрсәтте. Аның фикеренчә, үз фатихасын биргән Президент бу хатны да җавапсыз калдырмас, Иншәаллаһ. — Узган гасыр башларында, хәтта совет чорындагы дингә басымнар вакытында да безнең мәхәлләгә хаҗга барган сыйфатта килүчеләр агымы тукталмады. Сәламәтләнүләренә өметләнеп хастага юлыгучылар да, балага узмаган хатын-кызлар да, хатын-кыз белән яшәргә өметен югалткан ирләр дә, биредә берничә көн булганнан соң, сәламәтлек табып, рәхмәтләр әйтеп, үз юлларында булдылар. Башында бер генә бөртек тә чәче калмаган, хәтта каш-керфекләре дә коелып беткән бер егетнең бирегә килеп ике атна торганнан соң чәчләре үсә башлавы турында бабамның сөйләве дә хәтеремдә әле”, — ди Нуретдин әфәнде.

XX гасырның 30 нчы елларына кадәр Алмазар мәхәлләсе Ташкентның төньяк-көнбатышында урнашкан “иске шәһәр” бистәсенең бер өлеше иде. Сталин, Хрущев заманнарында балчыктан салынган иске өй-каралтылар сүтелеп, алар урынына заманча — күп катлы өйләр төзелә башлады. Әмма ул чорда да Алмазар мәхәлләсенә каршы кул күтәрүче булмады. Аның көнчыгыш ягына, милләттәшебез — Ташкент шә-һәре баш архитекторы Мидхәт Булатов тәкъдиме белән, күл һәм ял бакчасы эшләнде. Гафур Голәм исемен йөрткән бу ял бакчасы 1992 елга чаклы шәһәрнең йөзек кашы булды. Мәхәлләнең көнбатышында исә, моннан илле еллар элек үк инде, профессор дәрәҗәсенә күтәрелгән шул ук шәхес проекты белән, “Пахтокор” стадионы төзелгән иде. Ул әле дә Үзәк Азиядә заман таләпләренә туры килә торган бердәнбер спорт мәйданы булып тора. Мәхәллә үзәген, 1941-1945 елларда корылган Мокымый исемендәге комедия театрының күркәм бинасы бизәп тора. 100 гектардан артык мәйданны биләгән шушындый тарихи “иске шәһәр” музеен, нәрсәнең нәрсә икәнен аңлап тормыйча, тизрәк сүтәргә-җимерергә омтылулары йөрәкне әрнетә.

Айрат ГАБДУЛЛИН,

Үзбәкстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Фотосурәтләрдә: XVII гасырдагы каберләр; Нуретдин Әхмәтов; “Алмазар” мәчете манарасы.