Хатирә// ӨЛКӘННӘР ФАТИХАСЫН ТОЕП ЯШӘҮ//4 август, №32

Хатирә// ӨЛКӘННӘР ФАТИХАСЫН ТОЕП ЯШӘҮ//4 август, №32

Бөтен дөнья буйлап сибелгән татар халкы өчен Казан шәһәре Мәккә булса, Матбугат йорты аның Кәгъбәседер. Серле китап дөньясына мөкиббән булган һәркем өчен Бауман урамындагы унтугызынчы йорт изге йорт санала.

Биш катлы Матбугат йорты шәһәрнең матур, җыйнак бер урамының кыл уртасында урнашкан. Аның беренче катында бинаның буеннан-буена сузылган китап кибете генә иде элек. Дүртенче катында исә китап чыгаручы мөхәррирләр – бу йортның баш әүлияләре эшләп утыра. Башка бихисап бүлмәләрдә элегрәк елларда көндәлек һәм айлык татар матбугатына “җан өрелде”. Әйе, җир йөзенең барлык кыйтгаларында үз укучысы булган “Азат хатын”, “Казан утлары”, “Чаян”, “Ялкын” журналлары, “Кызыл Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”), “Яшь ленинчы”, “Татарстан яшьләре” газеталары да кырык ел дәвамында Матбугат йорты бинасында “төпләнеп” чыгарылды.

Монда татарның иң зыялы, иң танылган әдип вә журналистлары эшләгән. Татарстан язучыларының төп штабы –идарәсе дә, аның карамагындагы Г.Тукай исемендәге клуб та Матбугат йортында урнашкан иде. Атна саен ул клубта кызыклы очрашулар үткәрелеп килде. Ике йөз урындыклы клуб залында еш кына басып торучылар да ишле булыр иде. Әдипләр сүзен тыңларга, фатиха алырга дип, шәһәрнең төрле почмагыннан олысы-кечесе килер иде. Ул клуб мөнбәреннән үзебезнең күренекле язучылардан Мирсәй Әмир, Гомәр Бәширов, Кави Нәҗми, Ибраһим Гази, Афзал Шамов, Сибгат Хәким, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Гариф Ахунов, Равил Фәйзуллиннар гына түгел, Мәскәүдә яшәп иҗат итүчеләрдән Александр Фадеев, Сергей Михалков, Евгений Евтушенко, Белла Ахмадуллина, безгә кардәш әдәбият вәкилләреннән Гафур Голәм, Кайсын Кулиев, Чыңгыз Айтматов, Олжас Сөләйманов һәм башка бик күп олуг фикер һәм сүз ияләре китап сөючеләре безгә фатиха бирде, нотык сөйләде.

Бу йорт адресы безгә балачактан, мәктәптә уку елларыннан бирле мәгълүм. Урал тау сыртларының бер почмагында – Казаннан мең чакрым ераклыкта урнашкан Искеавыл мәктәбе һәм авыл Советы китапханәләренә шушы бинада нәшер ителгән дәреслекләр, газета-журналлар, матур әдәбият үрнәкләре авыр сугыш елларында да бер тоткарлыксыз диярлек килеп торды. Авылның яше-карты даими рәвештә татар матбугатын шуннан алып укый ала иде. Яшүсмерләр арасында кич утырып, күмәкләп китап уку гадәте бар иде. Бервакыт без, сугыш чоры балалары, Габдрахман Әпсәләмовның сугыш вакыйгаларын тасвирлаган “Зәңгәр кыя” китабын бик кызыксынып укып чыктык та, үз уй-тойгыларыбызны белдереп, Казанга, Матбугат йорты адресына хат юлладык. Ерак Оренбург төбәгеннән җибәрелгән ул хатны бәлкем авторның үзенә үк тә тапшырганнардыр. Меңләгән рәхмәт хатларының берсе буларак, ул да авторга укучылар күңелендә мәңге сакланачак яңадан-яңа әсәрләрен иҗат итәргә ярдәм иткәндер...

Изге Кәгъбә дәрәҗәсендә күңелгә якын булган Матбугат йортының затлы мәрмәр баскычларына тәүге тапкыр аяк басуым 1961 елның гыйнвар аена туры килә. Казанга килеп урнашкан гына идем әле. “Совет әдәбияты”, “Азат хатын”, “Татарстан яшьләре” редакцияләре кадимнәре белән якыннанрак танышасым, аралашасым килә иде. Иң әүвәл, нишләптер, “Азат хатын” да эшләүчеләр белән якынаеп киттем. Аларның эш бүлмәләре дә иң якында: икенче катка күтәрелүгә үк уң һәм сул тарафтагы ишекләргә “Азат хатын” дип язып куелган. Ул вакытта анда Рашат ага Гайнанов җаваплы сәркатип, Розалина ханым Нуруллина бүлек мөдире иде. Килгән, күрешкән саен сөйләшерлек сүз табыла – Рашат ага да, Сарьян да Башкортстаннан – Урал ягы кешеләре булып чыкты. Сарьян әле Уфадан яңарак килгән, монда эшли генә башлаган икән.

“Азат хатын” редакциясенә, оста әңгәмәдәш Сарьянның кысан эш бүлмәсенә дә язучылар күп йөри иде. Уңга китүче коридорның аргы башындарак урнашкан “Чаян” редакциясеннән Аяз Гыйләҗев, Мәдинә Маликова, күршедәге “Ялкын” бүлмәләрендә эшләүче Габделхәй Сабитов, Илдар Юзеев, алардан арырак урнашкан “Совет әдәбияты” тарафыннан Вакыйф Нуруллин, Малик Хәмитов, Рәшит Гәрәйләр килә. Кайберсе килә-килешкә Сарьян өстәлендә яткан “Алтынчәч” кабына үрелеп папирос ала, “Алтынчәч ”нең хуш исен бүлмәңә таратып җибәрик” дигән була. Шушы бүлмәдә һәм соңрак Сарьян фатирында миңа үзем бик хөрмәт иткән Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еники, Фатих Хөсни кебек зыялылар белән якыннанрак танышу да насыйп булды. Ул елларда әле Әмирхан аганың “Йөрәк сере” повесте телдән төшми, матбугатта да, телдән дә мактала, шуңа күрә әдипнең күңеле бик көр, йөзе балкып йөри иде.

“Совет әдәбияты” журналы редакциясе элегрәк елларда – Гомәр Бәширов, Кави Нәҗми, Гази Кашшафлар аңа җитәкчелек иткәндә - бинаның иң өске катында, Г.Тукай клубының кечерәк “арткы” бүлмәсендә урнашкан була. Соңрак ул редакциягә дә икенче этажның сул коридоры башында өч бүлмә бүлеп бирелә. Шунда ук Язучылар союзына билгеләнгән өч-дүрт бүлмә һәм язучылар китапханәсе урнашкан иде. Коридорның ул очында да һәрдаим җанлылык сизелә. “Ялкын” редакциясе белән язучылар оешмалары урнашкан ике арада кечерәк кенә фойе бар - төштән соң шул “көфер почмагы”на үзара гәп корырга, ни-нәрсәләрдер хәл итәргә дип язучы халкы җыела башлый. Фойеның бер тарафында язучыларның дивар газетасы – колач ярым киңлегендәге “Тынгысыз каләм” эленеп тора. Анда язучыларның көлкеле шаржларын күреп, бер-берсенә карата язылган төртмәле шигырьләрен укып, рәхәтләнеп, шаркылдашып көлеп торырга була. Мәсәлән, бервакыт анда Гамил Афзалның Гомәр Бәширов иҗатына карата язылган усал гына төртмә сүзләре эленеп торды. Гомәр аганың ике зур романы (“Туган ягым - яшел бишек”, “Җидегән чишмә”) язылып бетмәгән бер дәвердә, ел аралаш “Сиваш” белән “Намус” китапларының нәшер ителүенә кинаяләп, шагыйрь 7-8 юллык шигырен “Бир Нәфисәң кияүгә” дип тәмамлый. Ә Нәби Дәүлинең Тел, әдәбият һәм тарих институтында (Фәннәр академиясе филиалында) эшләүче галимнәрнең гыйлем өлкәсендә сүлпән кыймылдауларына кинаяләп язган төртмә шигырен “Филләр ял иткән оешма” дип исемләгәне хәтеремдә. Соңрак “Тынгысыз каләм” битләрендә “Тмин” имзасы белән язылган кызыклы мәзәкләр, мәрхүм Фаил Шәфигуллин һәм башка “тел бистәләренең дә төртмәле юллары еш күренә башлаган иде. (Кызганыч ки, ул язмаларның күпчелеге югалган. Язучылар союзы сиксәненче еллар башында, яңа бинага күчәр алдыннан, эленеп торган берничә “газета” гына Ләбиб Лерон сандыгында саклана.) Бу “почмакка” гәп корырга язучылар һәм өстәге катларда урнашкан төрле редакцияләрдә эшләүчеләр генә түгел, олы һәм урта буын артистлар да килә. Еш кына монда күренекле шахматчы Рәшит Нәҗметдиновны да күрергә була иде. Ул, гадәттә, тиз-тиз атлап, “Казан утлары” исеме белән чыга башлаган әдәби журналның шахматчылар җыела торган “арткы” бүлмәсенә үтеп китә. Анда аны “шахмат җене кагылган” язучылар, журналның бүлек мөдирләре Яхъя Халитов, Вакыйф Нуруллин, “Татарстан коммунисты” журналы хезмәткәре Сәгыйт Хафизов, клуб мөдире Маннур Саттаров көтеп ала. Эш сәгате тәмамланыр алдыннан гына иң маһир шахматчы – күренекле әдип Шәйхи Маннур да килеп җитәр иде. Ул елларда: “Матбугат йорты ишеген иң соңгы ябып чыгучылар ике Маннур булыр”, – дип тә шаярткаладылар.

1967 елның яз башыннан мин дә, шушы “язучылар почмагы”ның кечерәк бер “кетәгенә” кереп утырып, әдәби фонд оешмасында эшли башладым. Фойеның бер читендәге эш бүлмәм бик тар булса да, кеше күп килә, ишек бер дә ябылып тормый иде. Чөнки язучыларның тормыш-көнкүрешенә кагылышлы байтак мәсьәләләр минем шул “кетәк” бүлмәмдә хәл ителә диярлек. Авырып китүчеләрнең авырган көннәренә түләү, ял һәм иҗат йортларына путевкалар юллау, җитди авыручыларны хастаханәләргә урнаштыру һәм башка мәшәкатьләр көн дә туып кына тора. Мин эшли башлаганда Мәскәү тарафыннан рәсми танылган йөз унбиш язучы, шул чамага якын вафат булган язучы гаиләсе һәм алтмышлап башлап язучы исемлектә теркәлгән иде. Язучылар союзы рәисе Мирсәй ага Әмир мине эшкә алганда, ярым шаярып:

– Скрипка көйли беләсеңме? – дип сорады.

– Юк, – дидем.

– Бездә бит кешеләр бик үзенчәлекле холыклы... Үз өстәле янында утырганда язучы үзе түрә дә, баш та. Сафка бастырсаң да бит алар барысы да “мин первый” дип кенә җавап бирәселәр...

Әңгәмәгә Зәки Нури кушылды:

– Элекке урынында өч мең кеше белән эшләгән. Безнең “скрипканы” көйләргә дә тиз өйрәнер. Үзе дә каләм тоткалый, язучыларның күбесе белән таныш, – диде.

Шул рәвешле, миңа унҗиде елга якын язучылар “скрипкасын” көйләргә-җайларга туры килде. Рәисләр, рәис урынбасарлары бер-бер артлы алышынып беттеләр. Оешма җитәкчелегенә Мирсәй агадан соң Ибраһим Гази, аннары Зәки Нури, Гариф Ахунов, Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Фәрваз Миңнуллин, Мөсәгыйт Хәбибуллин кебек танылган шагыйрьләр, прозаиклар килделәр. Бергә-бергә эшләү дәверендә байтак кына уң эшләр башкарылды.

Китап сөючеләр Матбугат йортында басылып чыккан китапларны көтеп ала, тиз арада үзара бүлешеп бетерә, һәм көндәлек матбугат битләрендә яисә язучылар белән очрашу вакытларында “Китап җитми!”, “Урыннарга китап әз килә!” дип, оран салырлар иде. Ул елларда иң аз тиражлы чәчмә әсәрле китап ун-унбиш мең данәдә нәшер ителер, балалар өчен чыгарылганнарының тиражы йөз меңгә җитәр иде. Үтте бугай андый заманалар.

Шулай да изге Кәгъбәбезгә тиң Матбугат йортыбыз мәңге яши бирсен, һәм шулай яшәр дә әле ул! Китап сүзенә игътибарлы булу, китапка баш ия белүне мин өлкәннәр фатихасын тоеп, аны кабул итеп яшәү дип аңлыйм. Ә өлкәннәр фатихасы һәрберебезгә бик кирәк ул.

Лирон ХӘМИДУЛЛИН.