Булган хәл//ЭКСПЕРИМЕНТ //4 август, №31

Булган хәл//ЭКСПЕРИМЕНТ //4 август, №31
Сындырдылар Гәрәйне, сындырдылар. Әле кайчан гына районында аңа тиң көрәшче юк иде. Соңгы елларда шул хәерсез аракыга бирелеп китте...

?змәвердәй Гәрәйнең кистән чаклы йодрыгын болгый-болгый, орчык кадәрле генә хатынын урам буйлап куганын күрүгә, һәркем тиз-тиз ишек-капкасын бикләп куя иде. Нәзирәне жәлләсәләр дә, беркем дә Гәрәйгә каршы чыкмый. Нәзирә мескен моны үзе дә белә, шуңа күрә туп-туры энесе Кәрим йортына йөгерә. Ә Гәрәй анда керми. Үзе “Беларусь” тәгәрмәче биеклеге генә булса да, участковый шул Кәрим. Аты-арбасы, чанасы-йөге белән сүгенә-сүгенә дә, кире борыла Гәрәй.

Берзаман авылга нидер җитми сыман тоела башлады. Ниндидер, менә-менә шартлар кебек шомлы тынлык урнашты. Тик беркем дә моның сәбәбенә тиз генә төшенмәде. Шулай ярты ел чамасы вакыт узды. Авыл халкы, күңелендәге шик-шөбһәләрен онытып, тыныч кына яши башлады.

Гәрәйнең исә алты ай инде мунча кергәне юк. Җәй буе бакча артындагы ярын таллык баскан инештә юынып йөрде. Инде ул да кар-боз астында калды. Нишләргә? Ә Нәзирәсе, үч иткәндәй, көн аралаш мунча ягып аны һаман мунчага кыстый. Барамы соң инде Гәрәй шул мунчага! Алдагы җәйгә яңа мунча салырга план корып йөри әле менә. Монысын нишләтергә булыр инде. Абзар итәр идең, су буенда ук.

Күрше чуаш авылының атаклы сихерчесе Нәчтенең өч литрлы банкадагы “юынтык” суын эчеп бетергән көнне аңа хатыны: “Кабат авызыңа аракы алсаң, үлемең шул булыр”, — дигән иде. Гәрәй эчми түзәме инде. Моңарчы түзгәнгә рәхмәт әйтсеннәр әле, дип, бер атнадан җимертеп эчә башлады. Нәзирә, мескен, чарасыздан, кемнеңдер киңәше белән, аңа бер атна буе җир бакасы салып тоткан аракы да эчергән иде. Гәрәй эчен уып, буыла-буыла косып бер атна чирләде. “Бавырым чери башлады, ахры, исән-сау аягыма баса алсам, шул зәхмәтне бүтән авызыма да алмас идем”, — дип тәүбә итте. Бусы да тукран тәүбәсе генә булды.

Инде менә авыз-борын өшердәй кыш көнендә Гәрәйнең черт-черт көнбагыш ашап йөрүен күргәч, кайберәүләр авылдагы тынлыкның сәбәбенә төшенгәндәй булдылар. Әче телле күршесе: “Гәрәй парин, әллә көнбагышка күчүең инде?” — дигәч, бүтәннәр ишетүдән куркып, як-ягына каранып кына:

“Врач кушмый. Әлегә”, — дип җавап кайтарган, имеш.

Җанга тоз салып Нәзирәсе бүген тагын шул мунчаны ягып җибәргән. Таштан эшләнмәгән булса, билләһи, ут төртеп, күз алдыннан юк итәр иде. Ник һаман Гәрәйнең исенә төшереп торырга инде шуны.

Теге көнне эчеп кайткач, кич хатынына-балаларына ниләр күрсәткәндер, анысын хәтерләми Гәрәй. Ә менә иртән торуына мунча ягылган. Җитмәсә, кайнише Кәрим бер ярты да кыстырып килгән. “Җизни, бүген мунча күтәртәм. Синсез булмый, әйдә, тиз генә баш төзәт тә, киттек”, — дип стакан төбенә тел чылатырлык кына салып бирде дә, калганын кесәсенә тыгып, чыгып та тайды. Нәзирәсен күр әле син аның, әйтерсең кичә кич берни дә булмаган. Кояштай балкып: “Ашыкма әле, мунча керми беркая да җибәрмим”, — дигән була.

Җүләр димә инде, шуның юха теленә ышанып китте бит Гәрәй мунчага. Юыныйм дип чишенгән генә иде, ниндидер бер исерек килеп керде дә, алпан-тилпән каршысына килә башлады. Үзе сүгенә, үзе йодрыгын болгый.

Гәрәй бер мәлгә бу галәмәттән аптырап калды. Аннан теге алкашны якасыннан бөтереп алып чыгарып атмакчы булды. Тик ишек тышкы яктан бикле булып чыкты. Исерек тә кеше мунчасы дип тормый, әтәчләнеп Гәрәйне тукмакларга тотынды. Ике сәгать буена таш мунча эчтәге сүгенү-сугышулардан дер килеп торды. Аннан тындылар. Тик Нәзирә ишектәге бикне алырга җыенмады. Гәрәй ялынып та карады, янап та куркытты...

Кичкә Гәрәй сизмәгәндә генә алар янына яңа исерек китереп керттеләр. Бусы тегесеннән дә уздырып котырды. Ул теле — җир күтәрерлек түгел. Чыдасын гына Гәрәй. Бу юлы алар мунча эчендә өчәү сугыштылар. Көчләре күпмегә җиткәндер, Нәзирә белән Кәрим иртән алар янына дөммә исерек Михайланы кертеп, тегеләрен сөйрәп алып чыкканда, Гәрәй, мескен, баш астына себерке куеп, ләүкәдә гырлый-гырлый йоклап ята иде. Кәрим, андый-мондый эш эшләп ташламагайлары дип, сөлге, кием-салым кебек әйберләрне дә эләктерде. Нәзирә, ни дисәң дә 15 ел яшәгән ире бит, кызганып: “Әллә соң...” дип сүз башлаган иде дә, Кәрим кырт кисте: “Ул сине жәлләдеме соң? Юк инде, башлаган экспериментны җиренә җиткерми туктамыйбыз”, — дип, ишекне Гәрәй уянырлык итеп шартлатып япты да, бикләп, бу юлы ачкычын үз кесәсенә салды.

Кичкә мунчада тагын өчәү җыелдылар. Нәзирә төннек тишегеннән (хатыны янына читләр кермәсен дип тәрәзәгә Гәрәй үзе тимер рәшәткә каккан иде) иренә ашау биргәндә, үзәкләре өзелеп хәләлен жәлләп куйды. Янында бер генә түгел, ике исерек бит. Сүгенәләр, дөпелдәшәләр. Ә Гәрәйнең инде аларга кушылырлыгы калмаган. Ул хәтта хатынына да гадәттәгечә үкерми-җикерми. Эшнең кемдә икәнлеген аңлап: “Әйт Кәримгә, иртәгә дә берәр исерек керсә, бетүем шул булыр”, — дип кенә әйтә алды. Нәзирәсе, кызгануын яшерә алмыйча: “Ризыкларны үзең ашарга тырыш инде, ичмасам”, — диде дә, елап җибәрүдән чак тыелып, тиз-тиз китеп барды.

Кәрим өч тәүлек эчендә җизнәсе яныннан җиде исерекне уздырды. Чыгарыр алдыннан кабат эчмәсенә ант иттереп, өстәп куйды: “Сүзеңдә тормасаң, бел аны! Апага тел-теш тидерәсе булсаң, кабатларга җаен табармын мин”.

Ишекне ачып җибәрүгә Нәзирәнең йөрәге “жу” итте. Гәрәенең, мескенкәйнең, күз төпләре күгәргән, үзе бизгәк тоткандай калтырый. Абалана-кабалана көчкә киенде дә, өенә йөгерде.

Шуннан бирле күпме гомер узды, Гәрәйнең әле тынычлана алганы юк. Я кайдандыр Михайланың мәңге щетка күрмәгән саргаеп-кыйшаеп беткән тешләре арасыннан саркылып чыккан сасы ис килгәндәй була. Я төшендә күрше авылдан теге атаклы сугыш чукмары Нурыйның йодрыгын төйнәп, тешләрен шыгырдатып каршына килүен күрә дә, куркудан шыбыр тиргә батып уяна. Алары пүчтәк әле аның. Гәрәйнең үзәгенә иң үткәне түбәноч Мәхмүт белән тәне татуировкадан чуарланып беткән сасык Излах булды. Ике төн рәттән Гәрәйгә йокы күрсәтмәделәр. Гәрәйнең битенә төкерекләрен чәчә-чәчә мактанып, әтәчләнеп төне буе лыгырдап чыктылар. Аек башың белән шуларның өч тиенлек сүзләрен тыңлап утыр әле син. Исерек булсаң, ипи шүрлекләренә берәрне менеп кенә төшәр идең дә бит. Хәер, кем белә, син сугарсың, алар синнән дә тозлырак итеп манарлар, ышан исереккә.

Шул хәлләрдән соң ничек итеп авызыңа аракы алмак кирәк тә, ничек итеп шул мунчага бармак кирәк...

Шулай итеп, Кәримнең эксперименты уңышлы чыкты. Ә нигә аны кулланышка кертмәскә ди әле. Әзме әллә бу дөньяда исерек ирдән җәфа чигүче Нәзирәләр?

Язилә АБДУЛКАДЫЙРОВА.