Алар истә, алар хәтердә//ҖЫРЛЫ ГОМЕР//4 август, №32

Алар истә, алар хәтердә//ҖЫРЛЫ ГОМЕР//4 август, №32
Габдулла Рәхимкуловның иҗат юлы Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Үз вакытында ансамбльнең йөзен билгеләүче җырчылар Разия Тимерханова, Галия Гафиятуллина, Зәйтүнә Әхтәмова, Сөләйман Йосыпов һ.б. арасында Габдулла Рәхимкулов та бар.

Ул – табигате белән халык моңын үзләштереп, халык җырларын тирән хискә төреп күңелендә саклаган һәм шул хәзинәләрне сәхнәдән халыкка җиткергән халык җырчысы иде.

Габдулла Мөхәммәтгалим улы Рәхимкулов 1926 елны Татарстанның Чүпрәле районы, Иске Шәйморза авылында күп балалы, җырлы-моңлы крестьян гаиләсендә туа. Шуңа күрә Габдулланың җырчы булып китүе бер дә очраклы түгел. Ул мәктәптә укыган елларыннан ук җырлап, төрле олимпиадаларда катнашып авылда “дан тоткан” җырчы булып китә.

1943 елда 17 яшьлек Габдулла сугышка алына. 1944 елда аны, бәхетенә каршы, Молдавиядән Батуми шәһәренең Хәрби җыр һәм бию ансамбленә күчерәләр. Армиядән соң ул Магнитогорск шәһәрендә тимер катламын чыгару карьерында эшли, ә кичләрен шәһәрдә эшләп килүче татар драма түгәрәгендә уйный, концертларда җырлый. Бәхетенә, шәһәргә концерт белән Рәшит Ваһапов бригадасы килә. Ул Габдулланы, тыңлап карагач, Казанга татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакыра.

Ниһаять Г. Рәхимкулов хыялына ирешә – 1954 елда аны Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә алалар. Данлыклы ансамбльнең художество җитәкчесе Зөләйха Әхмәтова аның музыкаль сәләтен тиз тоемлый һәм, тиздән, хор төркеменә кушылып “Сарман” җырын башлап җырларга куша. Ул җыр радиога языла һәм башкаручысына популярлык китерә. Г.Рәхимкулов башкаруында “Сарман” җырын сорап, татар радиосына хатлар ява башлый. Ул вакыттагы дәүләт филармониясенең художество җитәкчесе Рәйсә Волкова ул хакта болай яза: “…Беренче мәртәбә аны Зөләйха Әхмәтова җитәкчелегендә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә “Сарман” халык җырын башкарганда күрдем. Бу җыр аның моң тулы ритмик төсмерләргә бай тавышы аша эчкерсез, самими, гади дә булып, шул ук вакытта күңел кылларын тибрәндереп яңгырады. Мине аның иркен агышлы матур тембрлы тавышының башкару үзенчәлеге шаккатырды”.

Габдулла Рәхимкулов, махсус музыкаль белеме булмаса да, халык арасыннан чыгып профессиональ югарылыктагы башкару осталыгына ирешкән Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһаповлар традициясен дәвам итүче җырчыга әйләнә. “Уел”, “Озату”, “Аппагым-җанашым”, “Агымсу”, “Түгәрәк күл”, “Шомыртым”, “Нурия”, “Кыр казы”, “Хәмдия”, “Рамай”, “Сабирә”, “Шахта”, “Һаваларда йолдыз”, “Зәңгәр төймә” дигән җырларны аның кебек бәгырьләрне айкап, моңлы итеп башкаручы бик сирәктер. Халык җырлары белән беррәттән, композиторлар әсәрләрен дә бик яратып, зур осталык белән башкара ул. Аңа бигрәк тә Сара Садыйкова җырлары якын була. “Арча кичләре”, “Балкый Шәйморза утлары” (М.Ногман сүзләре), “Кайтыгыз, торналар” (И.Ганиева сүзләре), “Зәңгәр төймә”, “Үзең аңла”, “Кояш гомере” (Г. Зәйнашева сүзләре) әле дә булса халык күңелендә Габдулла Рәхимкулов моңы булып саклана.Г. Рәхимкулов ансамбльнең солисты буларак та үз йөзен тапкан җырчы. Иң мөһиме – Габдулла абый халкыбызның онытылган җырларын эзләп табуда, аларны сәхнәдән һәм радиодан яңгыратып, ул әсәрләрне тыңлаучыга ирештерүдә үзеннән зур өлеш кертте. Радио фондында аның сиксәнгә якын язмасы саклана.

1970 елда, татар музыка сәнгатен үстерүдәге уңышлары өчен, Габдулла Рәхимкуловка Татарстанның атказанган артисты, ә 1996 елда Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Күп еллар Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең солисты буларак, Габдулла Рәхимкулов ансамбль белән СССР дигән илнең бик күп өлкәләрендә, шәһәрләрендә чыгышлар ясап, моңнарыбызны барлык татар күңеленә җиткерде. Халык аны үз җырчысы итеп кабул итте.

Раил СӘЙФУЛЛИН.