Алар истә, алар хәтердә//НИЛ АБЫЙ ДӘРЕСЛӘРЕ//4 август, №32

Алар истә, алар хәтердә//НИЛ АБЫЙ ДӘРЕСЛӘРЕ//4 август, №32
Хәзер инде торгынлык чоры дип бәяләнгән ул елларда Казан Дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге урыслашып беткән башкалабызда татар мохите сакланган, әзме-күпме диссидентлык чалымнары күренгәләгән бердәнбер урын булгандыр.

Безне, бәхетебезгә, тирән белемле, үз фәннәрен искиткеч дәрәҗәдә яраткан укытучылар укытты. Башка өлкәләрдә татар теле кысрыкланган, туган телебез “кухня теле” булып кына калган елларда безне ана телебезнең зурлыгын аңларга, матурлыгын, моңын тоярга өй- рәткән укытучыларыбыз: Ди- ләрә апа Тумашева, Вахит ага Хаков, Хатыйп ага Миңнегулов, Флера апа Сафиуллина һәм Хатыйп ага Госман, Ибраһим ага Нуруллин, Шәйхетдин абый Садретдинов, Мөхәммәт ага Мәһдиев, Нил абый Юзеевларга без рәхмәтлебез.

Нил абый Юзеев безгә (1969-1974 елларда укыган группа) бер ел буе татар совет әдәбияты курсыннан лекцияләр укыды. Нигәдер, әдәбият дәресләре расписаниегә беренче дәрес итеп куела иде һәм без, иртәнге чәйне дә эчәргә өлгермичә, иртәнге 7 сәгать 40 минутта башланган беренче лекциягә килеп җитә идек.

Мөхәммәт ага Мәһдиев укыган лекцияләр турында Татфакны тәмамлаган студентлар арасында бүген дә легендалар йөри. Аның кебек мәһабәт гәүдәле, горур, серле карашын тәрәзәгә төбәп, йоклаган җаннарны да уятырлык дулкынландыргыч тавыш белән татар халкының күңел энҗеләрен алмаздан бриллиант ясап күрсәтүче укытучы башка булмагандыр.

Ә Нил абый хәтердә башкача саклана. Ул, зур портфелен күтәреп, аудиториягә керә, лекциясе язылган кәгазьләрен кафедра өстенә куя, күзлеген төзәтә һәм акрын гына салмак тавыш белән сөйли (дөресрәге, укый) башлый. Кечкенә генә бүлмәдә өч рәт булып утырган студентларга аның һәр сүзе ап-ачык ишетелә. Аның лекцияләрендә сөйләшеп яисә башка эш белән шөгыльләнеп утыручыларны хәтерләмим.

Моннан берничә еллар элек, ремонт вакытында, яшьлек еллары истәлеге итеп җыеп куелган дәфтәрләр, рәсем-фотокарточкалар арасыннан татар совет әдәбияты буенча Нил абый укыган лекцияләрнең конспектлары килеп чыккан иде. Мин аны, бар эшемне ташлап, ярты көн укып-карап утырдым.

Нил абый безгә татар әдәбиятын заманы һәм шул чорның сәясәте таләп иткәнчә укыткан икән. Ләкин һәрбер лекциядә ул безгә дәреслекләрдә, газета-журналларда булмаган, радио һәм телевидениедә әйтелмәгән фикерләр дә әйткән, безне башкачарак уйларга, фикерләргә өйрәтергә тырышкан икән.

Мин Нил абыйның лекцияләрен бик тырышып һәм тулы язып барганмын. Ә дәфтәр битләренең читенә берничә җөмлә бе-лән генә, һәр тема турында диярлек, үз фикеремне язып барганмын.

Мәсәлән, Һади Такташ турындагы лекция турында: “Һ.Такташ — татарның Есенины, ә Есенин — урысның күңел ярасы. Такташ иҗатын киләчәктә бөтенләй башкача өйрәнәчәкләр, ул күп катлы шагыйрь”, — дип язылган.

Һәм тагын бер фикеремне искә төшерим: “Дәрдемәнд шигырьләре татар халкының ачы язмышын, узган фаҗигале тарихын белгән, яхшы аңлаган кешенең генә йөрәгенә, җанына үтә ала. Дәрдемәнд — татар шигъриятенең бөек философы ул!”

Шәхес культының татар әдәбиятына тәэсире — Н.Исәнбәт, Г.Кутуй, Ф.Кәрим, М.Җәлил, Н.Баян, Ә.Ерикәй, Х.Туфан һ.б. иҗаты турында: “Талант — бик нәзберек нәрсә, талантлар арасыннан Рим гладиаторлары чыга алмый!” — дигән юллар бар. Укытучыбыз әлеге шәхесләрнең иҗатларына да, ул елларда кылган эш-гамәлләренә дә алар яшәгән чорны истә тотып карарга, бәяләргә кирәклеген кисәткән икән. Чыннан да, еллар узгач, ябык архивлар ачылгач, күп нәрсәләр ачыклангач, шул да яхшы аңлашылды: ул аларны төрле гаепләүләрдән сакларга, аңларга, акларга тырышкан.

Дәфтәр читендә: “Ике йөз елдан соң инкыйраз”, “Зөләйха” — без белмәгән заманда татарның Гаяз Исхакый исемле олы язучысы булган икән ләбаса!” “Мәд- рәсәләребез — татарның университетлары — татар әдәбиятының бик күп күренекле вәкилләрен тәрбияләгән”, — дигән юллар бар.

Еллар узгач, без ул мәдрәсә-ләрдә укыган татар, гарәп, фарсы, рус телләрен белгән С.Максудиның Сорбонна университетында укып, халыкара класслы юрист дипломына ия булганын беләчәкбез, Г.Исхакый, Ф.Туктаров, Ф.Кәрими, Р.Фәхреддинов, М.Бигиев, Г.Баттал, Һ.Атласиларның иҗатлары, эшчәнлекләре белән танышачакбыз.

Ә Нил абый ул елларда да, безгә, үзенең студентларына — булачак укытучыларга, журналистларга, язучыларга, галимнәргә татар әдәбиятының безгә укытылмаган, программаларга кертел- мәгән зур өлеше барлыгын да аңлатырга теләгән.

“Х.Туфан — бүгенге шигъриятнең вөҗданы, намусы. Ул, нәкъ Тукайча, коеп куйган шагыйрь!”

“Шагыйрьләр — чәчәкләр булса, Х.Туфан — умырзая! Эдельвейс!” Ул дәрестә, Х.Туфан белән еш аралашкан Фәннур Сафин шагыйрьнең җыентыкларына кермәгән шигырьләрен (ягъни, папирус кәгазенә очлы карандаш белән язылган, “теге”ннән алып кайткан шигырьлә- рен) яттан сөйләгәне, ә Нил абыйның шигырь ритмына башын селкеп торганына чаклы хәтердә.

Нил абый Юзеев лекцияләре соңга таба безгә тарихыбыз белән кызыксынырга, өйрәнелмәгән әдәбиятыбызны өйрәнә башларга да ярдәм иткәндер. Бүгенге көндә аның шәкертләре арасыннан чыккан фән кандидатлары, танылган шагыйрьләр, язучылар, журналистлар, исемле укытучылар да шактый.

Ә бит ул еллар — бер төрле уйлап, икенче төрле сөйләп, өченче төрле эшләп яшәгән еллар иде бит. Һәр сүз, һәр фикер бары тик интернациональ дуслык һәм “өлгергән” социализм идеяләренә генә турылыклы булырга тиеш иде. Ә Нил абый Юзеев, шауламыйча гына, үз студентларына башкачарак фикер орлыклары чәчәргә, башкачарак аң бирергә һәм киләчәктә халкыбыз тарихын башкача аңларга, өйрәнергә әзер юл күрсәткән.

Фәридә ГАФФАРОВА,

тарих фәннәре кандидаты.