Казанның Авиатөзелеш районында су бирү өлешчә туктатыла

Кадыш бистәсенең Р.Зорьге урамында яңа суүткәргечне су белән тәэмин итү системасына тоташтыру зарур

  (Казан, 19 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 августта, Казанның Авиатөзелеш районында су бирү өлешчә туктатыла. Су белән тәэмин итү сыйфатын яхшырту өчен Кадыш бистәсенең Р.Зорьге урамында яңа суүткәргечне су белән тәэмин итү системасына тоташтыру эшләрен башкару зарур, дип хәбәр итә “Водоканал” МУП матбугат хезмәте.
Моның белән бәйле рәвештә, 20 августта 8.00 сәгатьтән 21 августта 8.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районында түбәндәге адреслар буенча су бирү туктатыла: Кадыш һәм Зәңгәр күл бистәләре, шулай ук Р.Зорге ур., 1, 2, 2/5, 3, 4, 5, 6, 7, 8 йортлар.

Су тутырылган автоцистерналар Кадыш бистәсендә 5 нче йорт янында һәм Р.Зорьге урамында торачак.

“Водоканал” МУП шәһәрлеләрдән вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм су запасы җыеп куярга киңәш итә.