«Универсиада-2013» структурасы кимендә 20 ел буена дөньякүләм спорт уеннары үткәрерлек

Универсиададан соң Казан Россиядә җәйге төр спорт уеннары уздыру үзәгенә әйләнергә тиеш, ә Сочи - кышкы төрләр буенча
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Кичә Казан шәһәре Ратушасында Әзәрбайҗан Республикасы делегациясе белән барган сөйләшү барышында мэр Илсур Метшин әнә шулай дип белдерде. 2013 елда уздырылачак Универсиадага әзерлек, аны үзендә үткәрү өчен Казанның Брюссельдә ирешкән уңышлары хакында кунакларның үтә кызыксынуларын исәпкә алып, шәһәр башлыгы: «Кирәк икән, без бу мәсьәләдә үзебез туплаган тәҗрибә белән уртаклашырга әзер, - дип ышандырды. – Сезнең спортчыларны Казан Универсиадасында көч сынашырга, ә Әзәрбайҗан делегациясен  кадерле кунак сыйфатында катнашырга чакырып калабыз. Универсиададан соң Казан Россиядә җәйге төр спорт уеннары уздыру үзәгенә әйләнергә тиеш, ә Сочи - кышкы төрләр буенча. Чынлыкта, Казан әле озак еллар дөньякүләм ярышлар, чемпионатлар, гомумән, иң югары дәрәҗәдәге спорт форумнары үткәрергә сәләтле булып калачак», - диде И.Метшин. Аның сүзләренчә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы кебек, Казанда да футбол буенча Европа чемпионаты матчлары уздыру планлаштырылган.
 Тагын шунысын искәртик: Казан Универсиадасының бюджеты 604 млн. евро күләмендә булып, аның 10 процент чамасы республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк, 50 миллионы – җирле бюджеттан. Болардан тыш, моңа федераль бюджет, инвесторлар һәм шәхси фондлар да җәлеп ителәчәк. «Универсиада-2013» объектларының күбесе инвестицион проектлар булачак. Мэр искәрткәнчә, «Универсиада авылы» киләчәктә студентларга биреләчәк һәм интеллектуаль үзәккә әвереләчәк. «Россия төбәкләрендә яшәүчеләрне Татарстан башкаласына килеп белем алыр, төпләнеп калыр, эшләр өчен җәлеп итәрлек магнит-шәһәр итү – Казан шәһәр төзелеше сәясәтенең нигезен тәшкил иткән стратегик максат», - диде И.Метшин.