Илсур Метшин: “Сыйфатсыз асфальт белән юлларны төзәтү вакытны бушка уздыруга кайтып кала”

Илсур Метшин: “Сыйфатсыз асфальт белән юлларны төзәтү вакытны бушка уздыруга кайтып кала”

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген Казан хакимиятендә узган “эшлекле дүшәмбе”дә Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мансур Хафизов Татарстан башкаласының яңа юлларында эшләр барышы белән таныштырды.

Хәзерге вакытта Казанда Ямашев һәм Әмирхан проспектларын, Адоратский һәм Четаев урамнарын бушату өчен Чистай урамында озынлыгы 2 километр булган автомобиль юлын төзү эшләре башкарыла (ул Ямашев-Гаврилов урамнарына чыга). Әлеге максатларга 200 миллион сум акча каралган. Бүгенге көнгә җир эшләре тәмамланган һәм яңгыр сулары канализациясе төзү алып барыла, июль башында асфальт катламы сала башлау ниятләнә.

“Без быелны иске асфальт заводы белән кичерәчәкбез, ә 2007 елда лизинг схемасы буенча яңа асфалт заводы сатып алыначак. Сыйфатсыз асфальт белән юлларны төзәтү вакытны бушка уздыруга әверелә. Юллар – ул Казанның йөзе. Җаваплы хезмәтләрдән бөтен кирәкле эшләрне җәй көне башкаруны, ноябрь айларына кадәр калдырмауны үтенәм”, - дип белдерде Илсур Метшин.

Космановтлар, Патрис Лумумба, Родина һәм Гадел Кутуй урамнарын бушату өчен хәзерге вакыта Казанда Сахаров-Лумумба һәм Сахаров-Кутуй автомобиль юллары төзелеше алып барыла. Сахаров-Лумумба юлының киңлеге 15 метр булачак (һәрбер юнәлешкә икешәр юл). Сахаров-Кутуй урмының озынлыгы - 900 метр, киңлеге - 15 метр.

Әлеге юл учасатогы төзелешенә бәйле рәвештә, Гадел Кутуй урамы буенча булган юлны 15 метрга кадәр киңәйтү һәм Гадел Кутуй һәм Гвардия урамнары чатындагы боҗрасны бетерү ихтыяҗы туган. “Әлеге эшләр башкарыла инде һәм аларны тәмамлау әлеге чатта “бөке”ләрне бетерергә ярдәм итәчәк”, - дип билгеләп узды үз чыгышында Мансур Хафизов.

2006 елда Казанда юлларны төзәтүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 200 миллион сум һәм Халыкара үсеш һәм реконструкция банкы тарафыннан тәкъдим ителгән акчалардан 222 миллион сум бүленгән (шул исәптән 52 миллион сум – квартал эчендәге һәм ишегалдындагы юлларны ремонтлауга). 31 юлда (гомум мәйданы 243 мең квадрат метр) һәм 141 квартал эчендәге ишегалды юлларында капиталь ремонт уздыру нитяләнә (гомум мәйданы 109 мең квадрат метр).

Белешмә өчен: Казан юлларының гомум озынлыгы - 1741 километр (шул исәптән каты катламлысы – 1072 километр), шәһәр эчендәге урам-юл челтәренең гомум мәйданы 29,3 миллион квадрат метр тәшкил итә.