23 июньдә Казан – Залесный юлы участогын ачу ниятләнә

23 июньдә Казан – Залесный юлы участогын ачу ниятләнә

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). 23 июньдә Казан – Залесный юлын төзекләндерү ниятләнә. Бу хакта Казан хакимиятендә узган “эшлекле дүшәмбе”дә Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мансур Хафизов хәбәр итте.

2006 елда Казан – Залесный юлын төзекләндерүгә 90 миллион сум бүлеп бирелгән. Юлның төзекләндерелгән участогы 11 чакрым тәшкил итә. Ремонт эшләренә чаклы юлның киңлеге 9 метр булса, хәзер – 23 метр, ягъни һәр якка өчешәр хәрәкәт полосасы дигән сүз.

Юлның 11 чакрымы яктыртылган, 3 светофор куелган. Юлның буеннан-буена билгеләр төшерелгән. Аккош күле тирәсендә җир асты җәяүлеләр юлы төзелеше буенча эшләр башкарылган (төрле участокларда тагын ике җир асты юлы төзеләчәк).

23 июнь көнне Казан – Залесный юлын ачу тантанасында Россия транспорт министры Игорь Левитинның катнашуы көтелә.